Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илгизәр Ибраһимов – “Ел хәйриячесе-2012”

Кешеләргә ярдәм итүне ниндидер бер олы вакыйгага исәпләмичә, гадәти хәл дип кенә караучылар бар. "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе "ААҖнең "Мамадышнефтепродукт" филиалы директоры Илгизәр Ибраһимовны мин нәкъ менә шундый шәхесләр рәтенә кертер идем. Гөлназ Мөхәммәтҗанова "Ел хәйриячесе-2012" исеме дә аңа юкка гына бирелмәгәндер. Киң күңелле кешенең юмартлыгы, ярдәмчеллеге һәркемгә мәгълүм. Үзе сөйләгәннәрдән...

Кешеләргә ярдәм итүне ниндидер бер олы вакыйгага исәпләмичә, гадәти хәл дип кенә караучылар бар. "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе "ААҖнең "Мамадышнефтепродукт" филиалы директоры Илгизәр Ибраһимовны мин нәкъ менә шундый шәхесләр рәтенә кертер идем.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

"Ел хәйриячесе-2012" исеме дә аңа юкка гына бирелмәгәндер. Киң күңелле кешенең юмартлыгы, ярдәмчеллеге һәркемгә мәгълүм. Үзе сөйләгәннәрдән аңлашылганча, аның янына иганәчелек итүен сорап авырулар, инвалидлар, каралты-кураларына янгыннан зыян килүчеләр... кемнәр генә керми.

"Кирәк булмаса, сорамаслар иде. Кешене авыр хәлдә калдырырга ярамый. Андыйларга мин битараф кала алмыйм. Ярдәмгә мохтаҗларны бервакытта да кире борып чыгарганым юк. Аздан да кешенең күңеле була, үсенеп китә бит, булдыра алганча, һәркемгә булышырга тырышам",-ди хәйрияче. Хәер, мондый "аз-маз" ярдәм итүләр аның канына сеңгән инде. Иң беренче ярдәм сорап килүченең кемлеген, кайчан шулай тәүге мәртәбә иганәчелек ярдәме күрсәтүен сорагач, төгәл генә җавап бирә алмады һәм чама белән: "Җитәкче урыннарда эшли башлаганнан бирле",-диде. Димәк, узган гасырның 80нче еллар башында ук аны шундый шәфкатьле, игелекле кеше буларак таный башлаганнар. Һәм ул моңа үкенми дә.

"Кылган яхшылыклар беркайчан да эссез югалмый. Кемгәдер күрсәтелгән булышлык минем үземә кабат әйләнеп кайта бит. Мин моны һәрдаим тоеп яшим",-ди ул. Узган 2012 елда гына да Илгизәр Ибраһимов районның спорт юнәлешенә, мәктәпләргә, дини оешмаларга, инвалидларга, авыр тормыш хәлендә калган райондашларга, мәдәни чараларга 180 мең сум акчалата ярдәм күрсәткән. Болардан тыш үз оешмаларында хезмәт куючыларга, аларның балаларына, ветераннарга төрле чараларда ярдәм йөзеннән 200 мең сумнан артык акча сарыф ителгән.

Үзенең туган якларын да онытып бетерми, анда да көченнән килгәнчә булышлык күрсәтеп тора изге күңелле кеше. Кукмара районындагы туган авылы Мәмәширдә борынгы мәчетне яңадан торгызуга да зур көч куйган ул. Әлеге иман йортын 1860 елларда бабасының бабасы Гыйззәт бай салдырган булган икән. Соңрак бина мәктәп ролен дә үтәгән, ә ахыргы вакытларда бөтенләй буш торган. Гыйззәт байның оныгының оныгы бу истәлекле, гасыр ярымлык тарихы булган корылманы эчен-тышын яңартып, җылылык, электр үткәреп, манаралар куйдырып, өр-яңадан сафка бастырган, авыл картларыннан никадәр рәхмәт сүзләре ишеткән. Ата-бабаларының, нәсел-ыруының шундый изге гамәлләр кылып яшәвен күреп үскән кеше башкача булдыра да алмас иде, мөгаен. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек-райондашыбызга җиде буын бабаларыннан ук бирелгән иң бай мирас. Шушы мирасны кадерләп саклый, нәселләренең буыннардан күчеп килгән гореф-гадәтләренә тугры кала бирә Илгизәр Ибраһимов. Ул үзенең киләчәктә дә хәйриячелек чараларыннан читкә тайпылмаячагын искәртә. Бу гамәлләре аны алга таба да, нәкъ бүгенге кебек үк, ярдәмгә мохтаҗ күпме кешеләрнең рәхмәт сүзләренә төреп яшәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев