Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икмәктә тир тәме

"Байлар басуына бал ягылган,"-дигәннәр бабайлар. Тик шул ук җирләрдә эшләүче бүгенге яңа байларга-фермерларга җиде кат тирләре тамганчы эшләргә туры килә. Шуңа да көз икмәкле алар. Минневәрис Мингалиев -Алар ун гектар сукканда, мин дөнья кадәр урырга өлгерә идем,-дип искә алды "Хәсәнов" хуҗалыгына булышырга барып йөргән чагын. Әйе: "Эш тырыштан курка,"-дип юкка...

"Байлар басуына бал ягылган,"-дигәннәр бабайлар. Тик шул ук җирләрдә эшләүче бүгенге яңа байларга-фермерларга җиде кат тирләре тамганчы эшләргә туры килә. Шуңа да көз икмәкле алар. Минневәрис Мингалиев -Алар ун гектар сукканда, мин дөнья кадәр урырга өлгерә идем,-дип искә алды "Хәсәнов" хуҗалыгына булышырга барып йөргән чагын. Әйе: "Эш тырыштан курка,"-дип юкка гына әйтмәгәннәр. Марат та күптән инде үзе белеп эшләргә өйрәнгән. Фермерлыкка 1998нче елны ук-гаиләләренең унике гектар чамасы пайларын алып керешкән иде. 2004нче елны әтисе белән икесенең җирләрен 280 гектарга җиткерделәр. Вакыт узсын өчен түгел, "Эш булсын, нәтиҗәсе күренсен,"-дип эшлиләр алар. Фермерларга берәү дә китереп бирми. Күпме һәм ничек эшләсәләр, хезмәтләренең нәтиҗәсе дә шулай келәтләренә ашлык булып кайта. Җитмеш гектар җирләрендә күпьеллыклар үстерәләр әтиле-уллы Мәсгуть һәм Марат Әһлиевлар. Ел саен аларның орлыкларын суктырып алалар. Ә люцерна орлыклары фермерларга да, хуҗалыкларга да, халыкка да кирәк. Быел аларны тырмалап кына чыкканнар, ашлама кертмәгәннәр. Чөнки азотлы ашламалар орлыкның өлгерүен тоткарлаячак. -Бюджедтан 71 центнер минераль ашлама алдык быел. Ташламалы бәягә "солярка" да алты тоннадан артык тиде. Субсидиясе дә булды әле,-ди Марат хөкүмәттән күрсәтелгән ярдәмгә сөенеп. Ә бит күмәк хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелеп фермерлар онытылып калган еллар да бар иде. Былтыр парга калдырылган җирләренә көздән тритикале чәчеп куйганнар. Былтыр арыш чәчмәгәннәр. Чыгымнары күп, халыкка сатып та булмый, диләр. Дөрестән дә, халык фуражга, онга арпа белән бодай ала. Тритикалега дә сорау зур. Аны фуражѓа да, ипи пешерү өчен ак онга да тартып була. Быел чәчүгә 28нче апрельдә керешкән булганнар. Башта солы, аннан арпа чәчкәннәр. Орлыкларының барысын да "Россельхозцентр" бүлекчәсендә тикшерткәннәр. Тишелешләре яхшы-96-98 процент күрсәткән. Солы орлыклары өченче елдан калган. Ул елны аның гектарыннан 41әр центнер уңыш җыеп алган булганнар. Башкаларга сатарлык солы һәм арпа орлыклары да калган. Фермерлар да игенчелектә алдынгы технологияләрне кулланып эшләргә тырышалар. Орлыклары чәчү алдыннан химик препаратлар белән эшкәртелгән. "Ризоагрин", "Мезорин", "Планриз" кебек биологик препаратлар да кайтарганнар. Алар туфракка һавадан азот туплап, үсемлекләр үсешен җайга салуда ярдәм итә. Фермерларга хезмәт хакы түләнми. Акчаны үзләре үстергәнне сатып кына кертә алалар. "Бер елны да ашлыкның калганы юк. Башка фермерлар да, халык та килеп ала. Чылтыратсалар, үзебез дә илтеп бирәбез,"-ди Марат. Орлыкларын яңартып торырга да онытмыйлар. Былтыр урак вакытында "Трудовик" агрофирмасыннан "Рахат" сортлы арпа алып кайтканнар. Терлекчелек тармагын да киңәйтергә исәбе бар аның. Ел саен дүртәр сыер, аларның бозауларын асрыйлар иде. Үгез симертүгә күчәргә исәпләп торалар. Унсигезгә сигез метрлы агач абзар җиткерә. Кышкы айларда тик тормас өчен, корган чыршылар алып ярдырган. Фермерның эше бетмәс-төкәнмәс. Кырда да эшлисе, ындырга кайткан ашлыкны эшкәртеп урнаштырасы да... бар. Авылдашлары Илдус Хәсәнов белән Наил Гәрәев та булыша. Хезмәт килешүләре закон таләпләре буенча рәсмиләштерелгән. Алар өчен Пенсия һәм социаль иминият фондларына взнослар түләп барыла. Илдус Хәсәнов-тракторда эшли, ашлык чистарту белән дә шөгыльләнә. Наил-комбайнчы. Яз җиткәч чәчүче булып катнаша. Илдус Хәсәнов, механизатор: -Әһлиевларның фермер хуҗалыкларында берничә ел эшлим инде. "Дружба" колхозында ындыр табагында хезмәт куйган идем. Аларны яңа байлар дип әйтеп булмый. Безнең белән рәттән эшлиләр. Тракторга да, комбайнга да утыралар. Хезмәт хакын түлиләр, печән, ашлык та бирәләр. Саламны Малмыжка халкына бушка да өләшәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X