Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икесенә өч бүләк

ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә 27нче декабрь көнне массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Ышаныч һәм куркынычсызлык" исемендәге конкурста җиңгәннәрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге конкурс быел унынчы мәртәбә оештырылды. 1999нчы елда ул бары тик бер номинация астында гына үтсә, быел алар алтау иде. Мәртәбәле жюрига 452 материал (шуларның...

ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә 27нче декабрь көнне массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Ышаныч һәм куркынычсызлык" исемендәге конкурста җиңгәннәрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге конкурс быел унынчы мәртәбә оештырылды. 1999нчы елда ул бары тик бер номинация астында гына үтсә, быел алар алтау иде. Мәртәбәле жюрига 452 материал (шуларның 129 - телевизион сюжетлар, 35е - радио, 282се газета, Интернет материаллары, 6сы тышкы реклама баннерлары) арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмагандыр. Бүләкләнүчеләр арасында газетабыз хәбәрчесе Николай Михайлов белән радио дикторы Айгөл Әхмәтшина да бар иде. Беренчесе "Юл йөрү кагыйдәләре - тормыш кагыйдәләре", икенчесе "Куркынычсыз юллар - балаларга!" номинацияләрендә өченче урыннарны яуладылар. Аларга өченче дәрәҗә диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Айгөл конкурста актив катнашканы өчен тагын бер бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев