Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“III Саматов укулары”

Казан шәһәренең "Мәрҗәни" мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан "III Саматов укулары" уздырылды. Татарстанның беренче казые, Мәрҗәни мәчете имамы, галим Габделхак Саматов хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырылган әлеге укулар 2010нчы елдан бирле үткәрелеп килә. Габделхак хәзрәт-ХХгасыр азагы ХХI гасыр башындагы дин галимнәренең иң...

Казан шәһәренең "Мәрҗәни" мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан "III Саматов укулары" уздырылды. Татарстанның беренче казые, Мәрҗәни мәчете имамы, галим Габделхак Саматов хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырылган әлеге укулар 2010нчы елдан бирле үткәрелеп килә.

Габделхак хәзрәт-ХХгасыр азагы ХХI гасыр башындагы дин галимнәренең иң күренеклесе, революциягә кадәрге татар дини мирасын дәвам итүче, ислам диненә багышланган күп китаплар авторы. Быелгы "Саматов укулары"да районыбыздан мәдрәсә мөгаллиме Ранил Талипов, Урта Сон имамы Рафис Сәлимов, мәдрәсә шәкерте Фирая Мингалиева катнаштылар. Фәнни-гамәли конференциядәге һәрбер чыгыш үзенчәлекле, файдалы булды. Шунысы аеруча сөенечле: яшьләр дә зур кызыксыну белән чыгыш ясадылар, үзләренең теләк-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. "III Саматов укулары"ның "Рухи мирас" премиясе Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X