Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелектә яшәү ничек була

Яшәүнең мәгънәсе озак гомер кичерүдә түгел. Ничә яшьтә дөньядан үтсәң дә, кылган изгелекләрең булырга тиеш. Вәрәкыя Сафина. Түбән Сон авылы. Язмам герое нәкъ менә изгелек, игелек кылып яшәүче. Түбән Сон авылында туып үсә. Ире Гыйниятулла абый белән яшьтән үк танышып, сөешеп кавышалар. Ул килен булып төшкәндә авыру кайнанасы Мәргубә әби...

Яшәүнең мәгънәсе озак гомер кичерүдә түгел. Ничә яшьтә дөньядан үтсәң дә, кылган изгелекләрең булырга тиеш.
Вәрәкыя Сафина.
Түбән Сон авылы.
Язмам герое нәкъ менә изгелек, игелек кылып яшәүче. Түбән Сон авылында туып үсә. Ире Гыйниятулла абый белән яшьтән үк танышып, сөешеп кавышалар. Ул килен булып төшкәндә авыру кайнанасы Мәргубә әби дә исән була әле, аны хәстәрләп соңгы юлга озаталар. Рәсимә- сыер савучы, Гыйниятулла абый тракторчы булып эшлиләр, тырыш хезмәт белән яшиләр. Мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы Гөлүсә, Зиннәтулла, Альбина, Нурфия, Раилә дөньяга аваз сала. 1990нчы елда аягы йөрми башлаган Тәхиятулла абзыйны да үз гаиләләренә тәрбиягә алалар. Аны карыйсы, балалар үстерәсе, колхоз эшеннән дә каласы түгел. Авыл халкы шәл бәйләп сату белән дә шөгыльләнә, алардан да калышасы килми. Кичләрен Рәсимә шәл бәйли, мана, балаларын да әкренләп кул арасына кертә. 1993нче елда 50 яшьтән пенсиягә чыга. Тормышы бермә-бер җиңеләя. "Аллага шөкер!"-дип уйлый ул һәм калган гомерен гыйбадәт кылып уздырырга ниятли. Таңбикә абыстайга ияреп, гарәп теле өйрәнә, сүрәләр ятлый. Мәҗлесләрдә Коръән уку, бөтен йолаларны үтәп кешеләрне соңгы юлга озату эшләрен башкаралар авылыбызның чып-чын остазбикәләре. Балаларны укыту, дини конкурсларга әзерләүдә дә уңышка ирешәләр. Шәкертләре район күләмендә дә алдынгы урыннар яулый. Рәсимә абыстайның хәзерге вакытта Алабугада укучы оныгы Гөлнур берничә тапкыр дипломнар алды, яшь кенә булса да, биш вакыт намазын калдырмый, туры һәм хак юлга бастырган өчен әбисенә бик рәхмәтле. Күптән түгел генә район мәдәният йорты сәхнәсендә уздырылган "Буыннарның көмеш чылбыры" кичәсендә Сафиуллиннар гаиләсе авылыбыз данын яклады. Рәсимә апа мөнәҗәт һәм аятьләр укыса, Гыйниятулла абый гармунда уйнады. Уллары да баянда көй сузды, киленнәре, оныклары кушылып җырлады. Үзе тирәсендәгеләргә һәрчак яшәү дәрте өрүче, бу көннәрдә 70 яшен билгеләп үтүенә карамастан, һаман җитез хәрәкәтле, зиһенле, ачык күңелле абыстаебызның һәрчак шундый булып калуын, ике дөнья бәхетенә ирешүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев