Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелек ишекләре ачык

Быелгы Рамазан ае Мамадышта һәм авылларда Ифтар мәҗлесләренең күбрәк үткәрелүе белән аерылып тора. Элекке елларда теләкләре булганнар өйләргә чакыралар, бер тапкыр бөтен шәһәр мөселманнары өчен 2нче санлы лицейда оештырыла иде. Быел Ураза башланганнан бирле көн саен шәһәребез мәдрәсәсендә берничә кеше җыелышып авыз ачтыру, Ифтар мәҗлесе үткәрү гадәткә кереп китте. Беренче...

Быелгы Рамазан ае Мамадышта һәм авылларда Ифтар мәҗлесләренең күбрәк үткәрелүе белән аерылып тора.

Элекке елларда теләкләре булганнар өйләргә чакыралар, бер тапкыр бөтен шәһәр мөселманнары өчен 2нче санлы лицейда оештырыла иде. Быел Ураза башланганнан бирле көн саен шәһәребез мәдрәсәсендә берничә кеше җыелышып авыз ачтыру, Ифтар мәҗлесе үткәрү гадәткә кереп китте. Беренче булып аны өч көн рәттән мәслимәләрнең "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр Розалия Ибраһимова оештырган иде.

Кафеларга да мөрәҗәгать итүчеләр күп икән. Мөхтәсибәткә көн саен авыллардан да әллә ничә чакыру килә. Бу - халыкның дингә тартылуымы, әллә игелек кылырга омтылуымы? Ничек кенә булса да, икесе дә - хәерле. Якшәмбе көнне районыбыз җитәкчелеге һәм мөхтәсибәт унынчы тапкыр 2нче санлы лицейда Ифтар мәҗлесе үткәрергә карар иткәч, аңа өч йөзләп мөселман чакырылган булган. Мәҗлес башланырга ярты сәгать калгач, шәһәр өстендә көчле яңгыр коярга кереште, урамнар тулып ташу ага башлады. Дин юлына баскан әби-бабайлар да, кечкенә малайлар-кызлар да, яңгыр түгел таш яуса да, мондый олы мәҗлесләрне калдырмаячакларын күрсәттеләр. Ураза тоту Аллаһыбызның ризалыгы өчен башкарылса, Мамадышның үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Вахитов әйтмешли, "Ифтар мәҗлесе - Рамазан аеның иң күркәм вакыты".

Җәй челләсе булгач, быел егермешәр сәгать ашаудан тыелып торырга туры килә. Мәҗлеснең үзендә катнашуның да әҗере-савабы бар. Ураза бит ул ашаудан тыелып тору гына түгел, рухың пакьлану да. Аллага ышанган кеше генә аннан куркып, гөнаһ эшләүнең ярамаганлыгын аңлый башлый. Нинди генә диннәрдә булсак та, нәкъ менә изгелек, яхшылык эшләү берләштерә бит инде безне. Кылган яхшылыклар, җылы сүзләр араларны якынайта.

Безнең буын үскәндә әби-бабайлар урак вакытында да ничек итеп ураза тотулары турында сөйлиләр иде. Ифтар мәҗлесләре үткәрергә ирек бирмәгәннәр бит аларга, ашарларына рәтле-башлы ризыклары да булмаган. Кара ипи, кипкән кызыл чөгендер чәе, катык белән авыз ачып, шулар белән сәхәр ашап басуга киткәннәр. Хәзер кайсы гына Ифтар мәҗлесендә катнашсаң да, өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Быелгы Рамазан аенда Мамадышка ямь өстенә ямь өстәп, Төркиядән ике Коръән-хафиз килеп, көн саен берсе үзәк мәчеттә, икенчесе - авылларда изге Корьәнне күңелдән укыйлар, вәгазьләр сөйлиләр, мәҗлесләрдә катнашалар. 2нче санлы лицейда үткән Ифтар мәҗлесе дә аларның Коръән укуларыннан башланып китте. Казаннан да байтак кунаклар килгән иде. Татарстан Диния нәзарәтеннән Нияз хәзрәт Сабиров мөфти исеменнән дә тәбрикләүләрен җиткерде. Ул да вәгазен Рамазан ае нигъмәтләренә багышлады. Дәгъват бүлегеннән булачак Коръән-хафиз Сәгыйть Даутның Мөхәммәт пәйгамбәр Мәдинәгә кергәндә сәхәбәләре башкарган нәшигъны җырлавы безне ерак гасырларга алып киткәндәй булды.

Руслан хәзрәтнең: "Исламның нигезләрен яшьләр күтәргән. Хәзер дә безгә яшьләр кирәк. Әти-әни өчен беренче чиратта бала дога кылырга тиеш. Картайгач намазга басам, диючеләр Аллаһны түгел, үз-үзләрен алдыйлар," - дигән сүзләре бәйрәмгә җыелган һәркем өчен искәртү булып яңгырады. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та бәйрәм белән тәбрикләү чыгышында дини тәрбиянең яшь буынны тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше булуын ассызыклап үтте. Узган уку елында районыбыз җитәкчелеге мәктәпләрдә очрашулар оештырды, балаларга ислам һәм христиан диннәренең догалыклары өләшенде. "Балаларның дингә тартылуы сөендерә. Түбән Яке, Түбән Козгынчы, Көмешкүл кебек авыллар бигрәк тә аерылып тора. Элек районда балигъ булмаганнар тарафыннан ел саен егермешәр җинаять кылынган булса, былтыр берәү дә булмавында дини тәрбиянең дә йогынтысы бар. Быелның беренче яртыеллыгында да берәү дә булмады," - диде районыбыз җитәкчесе. Якташларыбыз Миңгол Галиев белән Ильяс Халиков бәйрәмгә җыелучыларга мөнәҗәтләр, җырлар бүләк иттеләр.

Бергәләп Ахшам намазын укыганнан соң, тәбрикләүләр бәйрәм табыны артында дәвам итте. Олысы-кечесе аннан калебләре тагын да сафланып таралышты. Ә Татарстан Диния нәзарәте кунаклары, Казанга кайтышлый Уразбахты авылы мәчетенә кереп Тәравих намазы укыганнар һәм вәгазь сөйләгәннәр.

Нияз хәзрәт Сабиров, мөфти урынбасары

-Рамазан аеның беренче ункөнлеге Аллаһының рәхмәте көннәре булса, икенчесе - гөнаһлардан арыну көннәре. Хәзер инде өченчесенә - җәһәннәмнән котылу көннәренә кердек. Аллаһы Тәгалә бу айда сыйның кадерен белергә өйрәтә, бөтен кешене тигезли. Башка айларда да аны онытмыйча яшәсәк иде. Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылырга кирәк.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев