Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хыяллар дөньясы гаҗәеп

Шәһәребез көннән-көн матурлана, үсә бара. Монда, билгеле, төзүчеләрнең өлеше бик зур. Районыбызда андый эшләр белән шөгыльләнүче оешмалар шактый. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без "Төзүсервис" ЯАҖ хезмәткәрләренең хәлләрен белергә булдык. Оешманың тормышы белән хәбәрчебезне генераль директор Илфат Хаҗиев таныштырды. -Илфат Фаязович, һөнәри бәйрәм алдыннан үткән эшләргә нәтиҗә ясау, башкарылачак эшләрне күзаллау гадәте...

Шәһәребез көннән-көн матурлана, үсә бара. Монда, билгеле, төзүчеләрнең өлеше бик зур. Районыбызда андый эшләр белән шөгыльләнүче оешмалар шактый. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без "Төзүсервис" ЯАҖ хезмәткәрләренең хәлләрен белергә булдык. Оешманың тормышы белән хәбәрчебезне генераль директор Илфат Хаҗиев таныштырды. -Илфат Фаязович, һөнәри бәйрәм алдыннан үткән эшләргә нәтиҗә ясау, башкарылачак эшләрне күзаллау гадәте бар. Сез бәйрәм итәргә әзерме? -Безнең өчен хәзергә иң мөһиме-алга куелган бурычларны тиешле срокларда үтәп бетерү. Иң зур эшебез-шушы көннәрдә балалар өчен төзелгән мәктәп бинасын куллануга тапшырачакбыз. Вакыты җиткәч, билгеле, бәйрәмен дә тиешенчә билгеләрбез. -Сезнең оешма кирпеч җитештерү, төзелешләр алып барудан тыш, башка төр эшчәнлекләрне дә башкара... -Бүгенге көндә бер генә юнәлештә эшләү отышлы вариант түгел. Без үзебезнең төзелешләргә материалларның барысын да диярлек үзебездә җитештерәбез. Әзерләгән кирпечләребезнең бары 25 проценты гына үзебездәге төзелешләргә тотыла, калган продукцияне Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренә, халыкка сатабыз. Әкренләп башка төрле тармакларны да үзләштерергә тырышабыз. Әйтик, соңгы ике елда тимер-бетон эшләнмәләре заводыбыз эшләп килә. Аны ачу эш күләмнәрен икеләтә арттырырга мөмкинлек бирде. Төрле үлчәмнәрдә күп куышлыклы түшәм плитәләре, дүрт кырлы беркеткечләр, бордюр ташлары, сугып киертелгән субайлар, ФБС блоклары, панельләр, товар бетоны... Бер сүз белән әйткәндә, төзелештә кирәк булган барлык тимер-бетон эшләнмәсен әзерлибез. Икенче цехта пластик тәрәзәләр җитештерелә. Анысы белән дә шактый гына экономия ясыйбыз. Бүлмә ишекләре дә үзебезнекеләр. Гомумән алганда, төзелешкә бүленгән акчаларның якынча ун процентын гына читкә чыгарабыз. Мисал өчен, сантехника, линолеум, стена обойлары кебек материалларны кайтартырга туры килә. -Шәһәребездәге иң зур төзелеш-яңа мәктәп бинасын сафка бастыру өчен сезнең хезмәткәрләр соңгы араларда көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Шул ук вакытта оешманың бер генә объект белән чикләнмәве дә мәгълүм. Тагын кайларда нинди эшләрдә катнашасыз? -Мамадышта бишәр катлы 12 йортны без салабыз. Моннан тыш, Кукмарада ике йорт төзүгә алындык: берсендә беренче катны төгәлләдек, икенче йортның нигезен салып бетердек. Әле аның белән генә дә туктамаска исәп, тагын бер йорт төзелешен башларга торабыз. Биналар салу белән беррәттән, юл төзелешендә дә актив эш алып барабыз. Чистайда юл салу эше ахырына якынлашып килә. -Төзелешләрдә, заводларда үз һөнәренең остасы булган кеше генә эшли ала. Төрле өлкәләрдәге эшчәнлекләрне колачлаган "Төзүсервис" җәмгыятенең хезмәткәренә нинди сыйфатлар хас булырга тиеш? -Минемчә, бер генә оешмага, учреждениегә дә төрле яктан камил, эш өчен "әзер" кеше килми. Яңа хезмәткәрне эш тәртипләренә өйрәтергә туры килә. Шулай да, кемнедер эшкә алган вакытта мин артык кырыс таләпләр куймыйм. Иң мөһиме, ул намуслы, тырыш булсын, әйткән сүзендә тора белсен. Үзенә йөкләнгән эшне вакытында башкарсын, булдыра алмастаен шунда ук әйтеп бирсен. Ялганны яратмыйм. Зур объектлар төзегәндә дисциплинар булу кирәк бит. Калган эшкә кар ява дигән кебек, бүгенге эшеңне "соңрак"ка калдырасың икән, аны кабат куып җитәрмен димә инде. Шуңа күрә бездә җитезлек тә кирәк. Төзелештә таләпләр зур, нормативлар вакытлар узу белән даими үзгәреп тора. Шуңа бәйле рәвештә белемнәрне дә яңартып кына торырга туры килә. Һәм тагын бер зур мәсьәлә-кешеләр белән уртак тел табып эшли белү. Хезмәткәрләребезнең барысына да бу сыйфатлар хас дияр идем. Бүгенге көндә төрле объектларда, заводларыбызда 750ләп (шуның 620се-даими хезмәткәрләр) кешенең хезмәт куюы шуның ачык мисалыдыр дип беләм. -Хыялларыгыз бармы? -Хыялсыз гына яшәсәң кызык булмас иде. Бер урында гына таптанып, һаман бер үк төрле эшләр белән генә шөгыльләнүнең дә файдасы әлләни күренмиячәк. Көн туган саен яңа идеяләр барлыкка килә, булганнарын тормышка ашыру юлларын эзли торабыз. Ирешелгән уңышларны күреп, тагын да зуррак үрләр яулау теләге туа бара. Менә август аенда арматура цехы ачырга ниятлибез. Монысы да төзелештә куллану өчен кирәкле материалларның берсе. "Алабуга" МИЗдан чимал алып кайтып стекловолокнодан эшләнәчәк арматура без хәзергә куллана торган тимер арматурадан 3 тапкыр арзанракка төшә һәм 5 мәртәбә ныграк булачак. Яңа кирпеч заводы да төзи башладык. Шушы көннәрдә испаннар белән контракт төзедек. Испан кирпеч заводында 50-60 төрдәге кирпеч җитештереләчәк. Бүген без ясый торган кирпеч заманча икътисад таләпләренә җавап биреп бетерә алмый. Хәзерге вакытта елына 15 миллион кирпеч әзерләү өчен никадәр энергия сарыф ителсә, яңа заводта 60 миллион кирпеч әзерләү өчен дә нәкъ шул ук күләмнәрдәге чыгымнар китәчәк. Әлеге заводны алдагы ике ел эчендә сафка бастырырга уйлыйбыз. Шулай ук географиябезне киңәйтү хыялы да бар. Киләчәктә Казанда, "Алабуга" МИЗда да төзелешләрдә катнашу мөмкинлеген алырга исәп. Юллар төзелешеннән дә читтә каласы килми. Монысы өчен бүген мөмкинлекләребез җитәрлек бит. -Сез әлеге оешмада эшли башлаганнан бирле бик күп мәртәбәләр Төзүчеләр көнен билгеләп үткәнсез. Шуның иң истә калганы? -Бәйрәмнәрнең һәркайсы үзенчәлекле үтәдер инде ул. Шулай да, узган елгы һөнәри бәйрәмебез озак еллар хәтерләрдә сакланыр. Былтыр без җитештерү күләмнәрен икеләтә арттыруга ирешә алдык. Алдагы елны эш күләмнәребез 400 миллион сумлык булса, 2011дә без аны 860 миллионга җиткердек. Әле беркайчан да бу кадәр югары күрсәткечләргә ирешә алганыбыз, һәм, тагын бер кат ассызыклыйм, ел дәвамында икеләтә күбрәк эшләгәнебез юк иде. Алга таба да шундый темплар белән барсак, бик яхшы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев