Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Хыял”да чын лидерлар

Мамадышлылар тагын үзләренең иң актив, инициативалы икәнлекләрен күрсәттеләр. "Хыял" яшүсмерләр клубы VI Яшүсмерләр клублары активының республика слетында икенче урынны яулап, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының, Яшьләр, инновацион һәм профилактик үзәгенең дипломына лаек булды. 30нчы октябрьдән 2нче ноябрьгә чаклы "Сосновый бор" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында җөмһүриятебезнең төрле шәһәрләреннән 15 команда үзләренең...

Мамадышлылар тагын үзләренең иң актив, инициативалы икәнлекләрен күрсәттеләр. "Хыял" яшүсмерләр клубы VI Яшүсмерләр клублары активының республика слетында икенче урынны яулап, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының, Яшьләр, инновацион һәм профилактик үзәгенең дипломына лаек булды. 30нчы октябрьдән 2нче ноябрьгә чаклы "Сосновый бор" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында җөмһүриятебезнең төрле шәһәрләреннән 15 команда үзләренең интеллектуаль, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, төрле спорт чараларында катнаштылар. Шәһәребезнең 3нче һәм 4нче санлы мәктәпләренең 8-9нчы сыйныфларында белем алучы Дарья Люлюкина, Ләйсән Сафина, Юлия Клинова, Алексей Кучтраев, Александр Потапков, Анастасия Чернышова, Эльвира Галиева, Алена Кучтраева җитәкчелегендә, үзләренең иң көчле лидерлар, бердәм коллектив икәнлекләрен исбатладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев