Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хыял канатларында

«Ел хәйриячесе» исеме кешегә нинди дә булса бөек эшләре, мактауга лаек җитди адымнары хөрмәтенә бирелә. Райондашыбыз Равия Диярова андый исемгә үзенең авылдашларын якын иткәне, аларга зур бүләк ясаганы өчен лаек булды. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Чыгышы белән Бөрсет-Сукачы авылыннан булган Равия ханым-Яр Чаллы шәһәрендәге "Камилла" ҖЧҖнең финанс директоры. Узган ел авылларында янгын...

«Ел хәйриячесе» исеме кешегә нинди дә булса бөек эшләре, мактауга лаек җитди адымнары хөрмәтенә бирелә. Райондашыбыз Равия Диярова андый исемгә үзенең авылдашларын якын иткәне, аларга зур бүләк ясаганы өчен лаек булды.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Чыгышы белән Бөрсет-Сукачы авылыннан булган Равия ханым-Яр Чаллы шәһәрендәге "Камилла" ҖЧҖнең финанс директоры. Узган ел авылларында янгын чыгып, клуб, мәктәп һәм фельдшер-акушерлык пункты көлгә әйләнгәч, ул үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Яз айларында авылда медпункт төзелә башлый һәм яңа елга авыл халкына зур бүләк-өр-яңа бина сафка бастырыла. Ул чакта якташыбызга олы рәхмәтләрен район, үзәк хастаханә, авыл җирлеге җитәкчелеге генә әйтеп калмады, барлык авыл халкы исеменнән Альбера Идиятова да җиткерде: -Авылыбызда өлкән яшьтәгеләр, даими медик күзәтүенә мохтаҗлар, яшь балалы гаиләләр яши. Барыбызга да бик кирәк иде мондый бинаның булуы. Кыска гына вакыт эчендә шундый зур эшләрне башкарып чыккан төзүчеләргә, барысын да җайга салып, оештырып йөргән җитәкчеләргә, ә иң мөһиме, шундый ярдәм күрсәткән изге күңелле Равиябезгә рәхмәт! Бөрсет-Сукачының фельдшер-акушерлык пунктын төзеп чыгу 800 мең сумга төшә. Әлеге чыгымнарның барысын да Равия Диярова каплый. Бинаны куллануга тапшырганчы, җиһазлар алуга да үзеннән өлеш кертә. Әлеге изге эше өчен аңа районның "Ел хәйриячесе" һәм "Бөрсет-Сукачы авылының Мактаулы гражданины" исемнәре бирелде. Бу-тәвәккәл ханымның авылдашларының матур тормышы хакына эшләгән тәүге изгелеге генә түгел. Моңа кадәр аннан башка өлкәләрдә дә ярдәм алганнары булган. -Безнең авылда элек башнядан килгән су эчәргә яраксыз иде. 2011 елда Равия Диярова безне бу проблемадан арындырды. Авылыбыздагы бердәнбер чишмәнең суын башняга китертү өчен акчаларны ул бирде. Хәзер халык суга тилмерми, барысы да тәмле су эчкән саен аңа рәхмәт укый,-ди авыл җирлеге бухгалтеры Гүзәл Мәхмүтова. Авылдашларының тормышларын яхшырту максатларында эшләү юнәлешендә болар белән генә чикләнергә җыенмый эшмәкәр. Медпункт ачу тантанасында ул авылларында мәктәп төзү нияте булуын да әйткән иде. Бүгенге көндә әлеге мәсьәлә буенча да сөйләшүләр алып барыла. Авыл җирлегендә хәбәр итүләренә караганда, Бөрсет-Сукачыда мәктәп яшендәге 40ка якын бала бар, Усалига йөреп белем алалар. Димәк, туган авылында мәктәп бинасы булган очракта, башлангыч сыйныфларда укучыларга бәхет елмаячак. Белем учагын яңадан торгызу теләге дә юкка гына түгелдер, Равия ханым авылының киләчәген нәкъ менә үсеп килүче буында күрә: -Туган авылымда балалар саны тагын да артсын иде,-дип җавап кайтарды ул хыяллары, киләчәкне күзаллаулары турындагы соравыма. Бу уй-теләкләренең чынга ашуына шик тә юк. Чөнки мәктәп булганда, авылда балалар да булачак. Ә балалар туып торган, Равия Диярова кебек һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган киң күңелле якташлары булган авылның киләчәге дә, һичшиксез, якты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X