Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуҗиәхмәтовлар “Нократ“ны ярата!

Әлеге фактны тарихи һәм күрсәткеч дип атыйм. Гаилә дуслыгы, бер-берең белән аңлашып яшәү, максатчанлык, ата-ана зирәклеге таулар күчерергә сәләтле. Барысы турында да тәртип белән. Узган елның декабрь аенда шәһәребез мәктәпләре арасында газетабызга 2015нче елның беренче яртыеллыгына подписка рәсмиләштерүне оештыру буенча конкурс игълан иткән идек. Аңа йомгак ясар вакыт җиткәч, сыйныф...

Әлеге фактны тарихи һәм күрсәткеч дип атыйм. Гаилә дуслыгы, бер-берең белән аңлашып яшәү, максатчанлык, ата-ана зирәклеге таулар күчерергә сәләтле.

Барысы турында да тәртип белән. Узган елның декабрь аенда шәһәребез мәктәпләре арасында газетабызга 2015нче елның беренче яртыеллыгына подписка рәсмиләштерүне оештыру буенча конкурс игълан иткән идек. Аңа йомгак ясар вакыт җиткәч, сыйныф түгел, ә бер укучының күрсәткечләре барысын да узып китүе мәгълүм булды. Икенче санлы лицейның 5Б сыйныф укучысы Илсаф Хуҗиәхмәтов берүзе 20 данә подписка туплаган булып чыкты! Әлеге әһәмиятле эшкә аның әнисе Флүзә (район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли) һәм әтисе Илшат (спирт заводында водитель) дә кушылган. Район гәҗитенең беренче экземплярын үз гаиләләренә яздырганнар, ял көннәрендә әби-бабайларына кунакка кайтканнар, аннары туганнары, күршеләре, танышлары янына киткәннәр.
-Сыйныф җитәкчебез Гөлнара Наилевна: "Күпме телисең, булдыра аласың, шуның кадәр яздыр",- диде, - дип, тәҗрибәсе белән уртаклаша Илсаф. - Эшемнең уңай барганын күрдем дә, гәҗиттән укып, 9нчы декабрь көнне үзәк почтага Әбүнәче көненә киттем. "Нократ"ка язылучылар белән күзгә-күз сөйләштем, аларның квитанцияләренә безнең мәктәп талонын беркетү һәм күчермәләрен миңа да бирү гозеремә берәү дә каршы килмәде. Аларга әлеге газетаның төрле акцияләр, конкурслар үткәрүе, анда катнашып, төрле бүләкләр отарга мөмкинлеге хакында да сөйләдем, игътибар белән тыңладылар.
Наталья Якимова
Яңа ел алдыннан Флүзә "Нократ дулкыннары" радиосы үткәргән викторинада алты сорауга дөрес җавап биреп, истәлекле бүләккә ия була. Җирле радио Кыш бабае 29нчы декабрь көнне аларны котларга өйләренә килә. Кыскасы, әлеге гаилә "ТАТМЕДИА" ААҖе филиалы белән күптәннән дус яши. Чираттагы сюрприз артыннан да бергәләшеп килгәннәр иде. Кызыксынучан, максатчан, позитив энергияле малайга циркка билетлар һәм картинаны тапшыру бик күңелле вакыйга булды. Алар җирле матбугат чаралары белән киләчәктә дә дус яшәргә, тыгыз хезмәттәшлек итәргә вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев