Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас йөрәктән тәбрик итәм! Энергетика-икътисадның нигезен тәшкил итүче тармакларның берсе, өйләребездәге, производстводагы иминлек, тынычлык аның тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләвенә бәйләнгән. Районыбыз бөтен халкын, барлык предприятиеләрне һәм оешмаларны тормыш өчен иң кирәкле булган электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итәсез. Энергетик хезмәте югары һөнәри осталык һәм дисциплина...

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас йөрәктән тәбрик итәм! Энергетика-икътисадның нигезен тәшкил итүче тармакларның берсе, өйләребездәге, производстводагы иминлек, тынычлык аның тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләвенә бәйләнгән. Районыбыз бөтен халкын, барлык предприятиеләрне һәм оешмаларны тормыш өчен иң кирәкле булган электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итәсез. Энергетик хезмәте югары һөнәри осталык һәм дисциплина сорый. Юкка гына энергетика предприятиеләрендә иңнәренә зур җаваплылык ала торган, тәҗрибәле белгечләр, осталар эшләми.

Хөрмәтле энергетиклар! Муниципаль район халкы исеменнән, үз эшегезгә тугры булганыгыз, намуслы хезмәтегез өчен, ихлас рәхмәт сүзләре кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, иминлек, аварияләрсез эшләү һәм уңышлар гына телим!
А.П.Иванов, муниципалә район башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБ җирле бүлекчәсе секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев