Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатлар серне ача

Түбән Шүләңгердә туып - үскән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган Каюм Шафыйковның язмышы бүген дә ачыкланып беткән дип әйтеп булмый әле. Ә бит мондый язмышлар - миллионлаган. 1995нче елны Мамадыш типографиясендә басылган "Хәтер китабы"ның икенче томында аның турында: "Шафыйков Каюм Шафыйкович. Рядовой, татар, 1913 елда Шүләнгер авылында туган. 1944 елның...

Түбән Шүләңгердә туып - үскән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган Каюм Шафыйковның язмышы бүген дә ачыкланып беткән дип әйтеп булмый әле. Ә бит мондый язмышлар - миллионлаган.
1995нче елны Мамадыш типографиясендә басылган "Хәтер китабы"ның икенче томында аның турында: "Шафыйков Каюм Шафыйкович. Рядовой, татар, 1913 елда Шүләнгер авылында туган. 1944 елның 29 июлендә үлә. М.Ионов авылы зиратында күмелгән, 2нче кабер, Ровнень өлкәсе. Армиягә 1941 елның маенда чакырылган," - дип язылган. Бу сүзләрне күргәч, Габделхак абыйсының марае Габделкаюм аптырап китте. "Аны пленда булган өчен атканнар,"- дигән фикер дә булганнар икән. Хәтта кызы Дамира да атасының язмышын төгәл белмәгән.
Каюм Шафыйков сугышка кадәр Тәкәнеш райкомында эшләгән. "Бик елгыр, зирәк акыллы кеше булган. 1941нче елны контузия ала. Пленга да эләгә. Аннан кача," - дип сөйләде аның турында Габделкаюм ага. Аларда абыйларының фронттан язган берничә хаты да саклана икән. Алар бик авыр укылалар, кайбер урыннарында нәрсә турында сүз барганын аңлап та бетереп булмый. Шулай да, өзек-өзек булса да, якташыбызның язмышын ачыкларлык мәгълүматлар алып була. Менә 1944нче елның 22нче февралендә язылганы. 23ендә яки 24ендә үзен комиссиядә тикшерәчәкләрен, ярасы төзәлүен яза ул. 1941нче елны контузия алуын һәм немецлар госпиталендә аңына килүен; анда ачка тилмергәч, бер Мәскәү кешесе белән качарга карар итүләрен; урманнан барганда яңадан дошман кулына эләгеп, Минскига җибәрүләрен; ябык вагонда 4 көн барып, ашарларына бер нәрсә дә бирмәүләрен бәян иткән. "Анда бары таяк белән генә сыйлыйлар иде. Бер сарайга кертеп яптылар. Лагерьда кеше чутсыз күп, бер сарайда 4-5 мең кеше, басып торырга да урын булмый, көн дә иртән 3-4 кеше үлә иде. Анда мин бер Кукмара егетен табып, качарга карар иттек. Качуыбыз бик уңышлы булды. Үзебезнең якка тагын 400 километр килдек. Анда тагын полицайлар тоткан иде, алардан төнлә күзләренә көл сибеп качтык. Смоленск өлкәсенең Монастырьщинск районындагы бер авылда кыш чыктык. Яз - май азагында тагын әсир иттеләр. 1942нче елның 3нче октябрендә шул ук иптәш белән тагын качарга карар иттек. Качтык. Көндез ял итеп, төнлә урман буенча барырга туры килде. Кабат кара урманда качып йөрдек һәм үзебезнең якка килеп чыктык. Анда яхшы каршы алып, бер ай ял бирделәр. Абый, мин сиңа кайда ничек торганны гына язам. Ач-ялангач көе күпме таяк, приклад ашаганны язып тормыйм. Хәзер инде мин терелдем. Барысы өчен дошманнан үч алачакмын... Абый, минем гаиләгә баргалап тор. Булышкала,"-дип яза ул. Әлеге өчпочмаклы хат 22нче февральдә язылса да, мөһеренә караганда, Тәкәнешкә 14нче июльдә генә килеп җиткән. Шул дата туганнары арасында кайбер аңлашылмаучанлык тудырган да бугай инде.
Хатларның чираттагысына 1944 елның 21нче июле датасы куелган. Барысына меңнәрчә сагынчлы сәламнәр юллаганнан соң: "Үземнең исәнлегемне белдереп һәм сезнең тыныч, яшәвегезне теләп калам. Дошманны яман да көчле куабыз. Мин сиңа, Нурый абыйга 19 хат салган идем... Сагынам. Хат сирәк килә. Чөнки үзем дә язмагыз дип хат салдым... Исән булсам, үзем язармын..." - дигән Каюм. Өченче хатта - 22нче июль датасы. Монысы Габделхак абыйсыннан хат алганнан соң язылган. 23нче июньдә һөҗүмгә күчеп, 20нче июльгә кадәр Литвада дошманны бик шәп куулары турында әйткән. Хәтер китабында Каюм Шафыйковның 1944нче елның 29нчы июлендә вафат булуы язылган иде. Әмма абыйсы гаиләсендә сакланган дүртенче хатында 1нче октябрь датасы тора. Анда ул: "Сәламәтлегем ничава, әкрен генә, Белоруссияне тазартабыз," - ди. Соңгы хат 18нче октябрь белән имзаланган. "Мин хәзергә исән . Дошманны Витебскидан Литвага кадәр кудык. Хатыгызга каршы хат язарга вакыт булмады. Тиз көндә дошманны тар-мар итеп, әйләнеп кайтуымны теләп, энең Каюм. Пока хат салма, исән булсам, үзем язармын," - дигән. Хатларында туган якларын, гаиләсен, туганнарын сагынуын да әйткән. Башка аннан хат килмәгән. Литваны, Белоруссияне азат итү өчен барган сугышларда яраланып, медсанбатта вафат булгандыр. Мөгаен, китап Мамадыш редакциясендә җыелганда машинисткалар римча "Х1" санын "Ү1" дип басып киткәннәрдер... Кызы Дамира бүген Арча бистәсендә гомер кичерә. Габделхак абыйсының балалары белән аралашып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев