Нократ

Халыкның рәхмәте – иң зур бәхет

Гомере буе үзе сайлаган һөнәргә тугры булып хезмәт куйган, үз эшләре турында башкаларга тыйнак кына сөйләүче кешеләр дә, юклы-барлы хезмәт җимеше белән дә, бер алдыңа, бер артыңа төшеп, мактанып йөрүчеләр дә, үзләрен мактатырга теләүчеләр дә була. Мин аны курыкмыйча беренчеләр рәтенә кертә алам. Тыйнаклык бизи аны Җөри фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире...

Гомере буе үзе сайлаган һөнәргә тугры булып хезмәт куйган, үз эшләре турында башкаларга тыйнак кына сөйләүче кешеләр дә, юклы-барлы хезмәт җимеше белән дә, бер алдыңа, бер артыңа төшеп, мактанып йөрүчеләр дә, үзләрен мактатырга теләүчеләр дә була. Мин аны курыкмыйча беренчеләр рәтенә кертә алам.

Тыйнаклык бизи аны
Җөри фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Рая Никитинага көз башларында 55 яшь тулган булган. Моны кешедән ишеткәч, аның турында язу ниятемне тормышка ашыру өчен хәйләкәрлеккә барырга булдым: авылга кайткач, башым "авыртып китте". Кичке сәгать алтылар булуга карамастан, пунктта (язмам герое шуның каршындагы йортта яши) ут яна иде. Мин килеп кергәндә, Рая апа авылдашым Елизавета Тимофееваның кан басымын үлчәп тора иде...
Елизавета Тимофеева, пенсионер:
-Рая безнең өчен табибә дә, шәфкать туташы да. Файдалы киңәшләрен кызганмый, ул билгеләгән дәвалану чараларын үтәмәсәң, сүгәргә дә күп сорамый. Бар процедураларны җиренә җиткереп башкара. Көн дими, төн дими, теләсә кайсы вакытта да чакыруга килеп җитә.
Һөнәрен сайлаганга үкенми
Кумырык авылында Марфа һәм Арсентий Евдокимовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Кечкенәдән үк кыз өй эчендә берәрсе авырып китсә, "дәваларга" тотына. Бигрәк тә әнисе чирләсә: "Үскәч, врач булам да, сине авырмый торган итәм," - дия торган була. Бүген анасына булган җылыны, игътибарны бер кызгануларсыз башкаларга бирә алуына сөенә язмам герое. Кайнанасы, абыйсының апасы да аңардан картаймыш көннәрендә сабый балага күрсәтелә торган игътибарны күрделәр. Балалык хыяллары Минзәлә медицина училищесына укырга кергәч тә тормышка аша башлый. Кулына диплом алгач, аны юллама белән Кукмарага эшкә җибәрәләр. Матур, чибәр кызга 1975нче елда Ленин исемендәге колхозга агроном булып кайткан Җөри егете Илья күз атып йөргән икән. 1977нче елда агроном егет Кукмарадан авылына ялга кайткан кызны урларга була. Алдан китеп шуны әйтим, ул чорларда егетләр кызлар белән еллар буе йөрмәделәр. Күркәм гадәт буенча урлау борынгыдан килгән йола иде. Мәхәббәт дигән нәрсә бергә тора башлагач та кабынды. Рая һәм Илья Никитиннар авылда башкаларга үрнәк булдылар, менә дигән өч ул тәрбияләп үстерделәр. Ни кызганыч, узган ел фаҗигале үлем гаилә башлыгын арабыздан алып китте. Күпме хыяллар тормышка ашырылмыйча калды. Бик авыр кичерде гаилә Илья абыйның үлемен. Авыр минутларында, төшенкелеккә бирелгән мизгелләрендә уллары, авыл халкы аның төп терәкләре булдылар.
Ялгыз калган минутларында ул үткәннәрен искә төшерә. Җөригә килен булып төшкәч тә, авыл медицина пунктында тирә-якта данлыклы булган Нурания апа Галимуллина кулы астында эшли башлый. Ул чорларда Җөридә 1074 (хәзерге вакытта - 324) кеше яши. Пункт 1966нчы елларда колхоз идарәсе буларак салынган. Вакыт узу белән ул туза. Аны ел саен диярлек рәтләргә кирәк. Әмма ничек кенә булмасын, бирегә килүчеләрне һәрвакытта да Рая Никитинаның җылы, ягымлы карашлары каршы ала. Юлсызлык аркасында күпме җәфалар күрелде. Авыруларны Мамадышка барда ташучы тракторлар белән алып бару, Шәдчегә сөт ташучы атлар чаналарына, арбаларына утыртып җибәрү дисеңме. Бүген, сөбханалла, "ашыгыч ярдәм" машинасы вакытында килеп җитә, авылда машиналы кешеләр үтенечне аяк астына салып таптамыйлар. Җөридә өр-яңа фельдшерлык-акушерлык пункты төзелде. Медикаментлар белән тәэмин ителеш буенча да проблемалар юк. Иң мөһиме, җөрилеләрнең күпчелеге Рая Никитинаның, пенсиягә чыккач та, эшләвен телиләр.
Узган гомер юлы заялы түгел
Көз аенда тугангамы, елның бу фасылын ярата ул. Әнә бүген дә табигатьтә сары көз. Шатлыклы да, мизгелләргә дә бай чор. Көз ул гомернең бер өлешенә йомгак ясап куя. Чакыру буенча кешеләр янына барганда Рая Никитинаның күңелен төрле уйлар биләп ала. Җөри урамының Югары очына, авыл башына йөз мәртәбә төрле тормыш юлын чыгарып куеп, сайларга мөмкинлек бирсәләр дә, йөз мәртәбәсендә дә үзенең узган гомерен сайлар иде. "Ник бу һөнәрне сайладым икән?" - дигән сорау башына бер мәртәбә дә кереп карамый аның. Гомерендә үкенү дигән хис ят аның өчен. Кешеләрнең рәхмәте - бар нәрсәдән дә кадерле Рая Никитина өчен.
Николай Җөриле
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: