Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкара хатын-кызлар көне: бәйрәм белән!

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне 8нче март-Халыкара хатын-кызлар көне, язның иң якты бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Язның әлеге матур көннәрендә Сезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Тормышта ни генә эшләсәк тә, без аны Сезнең өчен эшлибез, чөнки Сез безгә тормыш, мәхәббәт бүләк итәсез. Сез-районыбыз халкының күпчелек өлешен тәшкил итүче гүзәл затларыбыз-һәр даирәдә...

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне 8нче март-Халыкара хатын-кызлар көне, язның иң якты бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Язның әлеге матур көннәрендә Сезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Тормышта ни генә эшләсәк тә, без аны Сезнең өчен эшлибез, чөнки Сез безгә тормыш, мәхәббәт бүләк итәсез. Сез-районыбыз халкының күпчелек өлешен тәшкил итүче гүзәл затларыбыз-һәр даирәдә авыр мәсьәләләрне хәл итүдә ышанычлы терәк булып каласыз. Иң мөһиме-гаиләне саклау, балалар тәрбияләү өлкәсендә Сезгә тиңнәр юк. Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы-йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге-хатын-кызларда. Һәрвакытта да көләч йөзле, чибәр, ягымлы булып, дөньяны бизәп торуыгызны дәвам итегез. Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Һәрвакыт матур, сөйкемле булыгыз, сөеп-сөелеп яшәгез! Ходай Сезне рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.

А.П.Иванов,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБ җирле бүлекчәсе секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев