Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык тел яшерми

"АК-БАРС-Мед" иминият компаниясе" белгечләре урыннарда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын әледән-әле тикшереп торалар, халык арасында сораштырулар үткәрәләр, хастаханә җитәкчелеге белән очрашулар оештыралар. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Компания белгечләре районыбызда да йөз кеше арасында анкеталау уздырган булганнар. Аларның 31е-табибларның кабул итү графигыннан, 36сы-лабораториянең, УЗИ, ЭКГ, рентген һ.б. кабинетларның эш графигыннан канәгать булмавын белдергән. 41әр...

"АК-БАРС-Мед" иминият компаниясе" белгечләре урыннарда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын әледән-әле тикшереп торалар, халык арасында сораштырулар үткәрәләр, хастаханә җитәкчелеге белән очрашулар оештыралар.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Компания белгечләре районыбызда да йөз кеше арасында анкеталау уздырган булганнар. Аларның 31е-табибларның кабул итү графигыннан, 36сы-лабораториянең, УЗИ, ЭКГ, рентген һ.б. кабинетларның эш графигыннан канәгать булмавын белдергән. 41әр респондент (сораштыру үткәрелгән кеше) поликлиника табибларының кешегә мөнәсәбәте игътибарлы, хөрмәтле һәм битараф, 15е-тупас, дигән. 33 кешегә поликлиникада медицина хезмәте күрсәтү өчен түләргә тәкъдим иткәннәр. Поликлиника эшчәнлеген 5 баллы система белән бәяләргә тәкъдим ясалгач, 18 кеше "5"ле, 35се-"4"ле билгесе куйганнар.

Быелның унбер аенда иминият компаниясенә үз хокукларын яклаулауларын сорап 106 кеше мөрәҗәгать иткән. 36 мөрәҗәгать аларга Мамадыш үзәк район хастаханәсендә медицина хезмәте күрсәтүдән баш тартулары белән бәйле. Алты кешене медицина ярдәменең сыйфаты канәгатьләндермәгән, акча сорауның тугыз очрагы булган. Гражданнар табибка талоннар җитмәүдән, участокларында даими терапевтлар булмаудан, тар белгечлекләр буенча эшләүчеләрнең кабул итү вакытлары чикләнгән булудан, кабинетлар ишек төбендә, анализлар тапшырганда чиратның зур булуыннан зарланганнар. Шушы араларда гына "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе" ҖЧҖенең Алабугадагы филиалы директоры Алена Әхмәтова, баш белгече Эльвира Краснова, филиалның Мамадыш районындагы баш белгече Эльвира Гайфетдинова район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев, аның урынбасарлары Рамил Галиев һәм Марсель Гыйлаев катнашында җәмәгатьчелек вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Анда әлеге анкеталау нәтиҗәләре, халыкның үзләренә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре җиткерелде. Сөйләшүдә катнашкан районның иҗтимагый Советы членнарының, җәмәгатьчелек вәкилләренең дә хастаханә җитәкчелегенә әйтер сүзләре байтак җыелган иде.

"Ирем пропискада Казанда, ә яшәве дә, эшләве дә күптәннән Мамадышта. Хастаханәгә авырып менгән саен проблемалар килеп чыга,"-диде бер ханым. Ә икенчесенең җәмәгате Тәкәнештә теркәлгән, яшәве Мамадышта икән. "Андый кешеләр безгә килгәч, гариза яздыртып, даими яшәү урыннары буенча участок табибына беркетәбез,"-диде Рамил Галиев. Шәһәребезнең Ушма аръягында яшәүче ханымны 89 яшьлек әнисен хастаханәгә анализларга йөртү мәсьәләсе борчый. Аңа: "Участок табибыгыз килгәч, анализларны өйдә алу турында күрсәтмә язарга тиеш,"-дип аңлаттылар. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә лабораториягә анализлар тапшырырга чиратның зур булуы тагын бер тапкыр күтәрелде. Дамир Хаҗиев халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты һәрвакыт хастаханә җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булуын, табиблар составын яшәртү өстендә эшләүләрен билгеләп үтте. "Гражданнарның позицияләре актив булырга, һәркем үз сәламәтлеген саклау турында даими кайгыртырга тиеш,"-диде Алена Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев