Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык натураль сөткә сусаган

Сихәтле үлән чәе белән сыйландык, майда гөбердәп пешкән коймаклар, кайнар ботка белән тукландык. Соңгысы исә, иртән узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә, Югары Ушма авыл җирлеге тарафыннан тәкъдим ителде. Кирмән икътисади зонасына кергән авыл җирлекләре райондашлар хөкеменә продукцияне мулдан житкерде. Ит, сөт, май,киптерелгән җиләк-җимеш,затлы кул эшләнмәләре,бар да бар иде биредә. Шәһәр үзәгендә...

Сихәтле үлән чәе белән сыйландык, майда гөбердәп пешкән коймаклар, кайнар ботка белән тукландык. Соңгысы исә, иртән узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә, Югары Ушма авыл җирлеге тарафыннан тәкъдим ителде. Кирмән икътисади зонасына кергән авыл җирлекләре райондашлар хөкеменә продукцияне мулдан житкерде. Ит, сөт, май,киптерелгән җиләк-җимеш,затлы кул эшләнмәләре,бар да бар иде биредә.

Шәһәр үзәгендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсен район башлыгы урынбасары Салават Гыймранов җитәкчелегендәге делегация бәяләде. Алар сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, бәяләргә тукталды. "Бәяләр чагыштырмача кыйммәт түгел. Ассортимент мул. Сүз дә юк, хәзер бөтен нәрсә кибетләрдә дә бар. Мондый авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыруның максаты да натураль продуктларны арзанрак бәядән сату бит", - диде Салават Гыймранов. Сәүдә рәтләрендә сату иртәдән үк яхшы башланды Шәһәрлеләр аеруча ит-сөт продуктларына өстенлек бирде. Иткә куелган уртача бәя 230-240 сум булса, сөтнең бер литры 35 сумнан озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев