Нократ

Хаҗга бару, әлбәттә фарыз гамәл. Әмма анда ел да бару кирәкми.

Рухи яктан чисталыкка ирешү, үзләренең асылларына, башлангыч халәтләренә кайту теләге белән Мәккәдә булып кайткан райондашлар белән очрашу күркәм гадәткә керде. Агымдагы атнада шәһәребез Үзәк мәчетендә район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәчет имам-хатыйбы Наиль хәзрәт Вахыйтов дистәләгән хаҗи-хаҗияләр белән очрашты. Соңгы арада мөселманнар арасында бик сәер күренешкә тап булырга туры килә....

Рухи яктан чисталыкка ирешү, үзләренең асылларына, башлангыч халәтләренә кайту теләге белән Мәккәдә булып кайткан райондашлар белән очрашу күркәм гадәткә керде. Агымдагы атнада шәһәребез Үзәк мәчетендә район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәчет имам-хатыйбы Наиль хәзрәт Вахыйтов дистәләгән хаҗи-хаҗияләр белән очрашты.

Соңгы арада мөселманнар арасында бик сәер күренешкә тап булырга туры килә. Алар: "Хаҗга бару -иң саваплы эш",- дип, әллә ничәшәр тапкыр Хаҗга барып кайтулары белән горурлана башлыйлар. Үзләрен бик дәрәҗәле мөэмин дип саныйлар. Бу ялгыш фикер. Илхам хәзрәт шуңа басым ясап узды: хаҗ гыйбадәтен үтәү- сәламәтлеге, малы, юлы имин булган кешегә гомерендә бер генә мәртәбә фарыз. Хаҗ ислам дине кушкан барлык изгелекләр арасында иң беренче урында торса, Мөхәммәд пәйгамбәр гомерендә бер генә тапкыр хаҗ кылу белән чикләнмәгән булыр иде, дип ассызыклап уздылар дин әһелләре.

Бер мәртәбә хаҗга барган булсагыз, икенче тапкырында үз урыныңа бүтән кешене җибәрегез. Мисалга, кече Хаҗ. Бер тулы хаҗ сәфәре хакына ике кеше кече хаҗ сәфәрен кылырга мөмкин, дип искәртеп узды Наиль хәзрәт Вахыйтов.

Җыелышта катнашучы һәркем тәкъдимнәрен, күзәтүләрен дә ирештерә алды. Чарада "Хаҗ" фонды ачу тәкъдиме яңгырады. Хаҗ сәфәрен кылырга теләүче, ләкин финанс яктан кыенлыклар кичергән мөселман кардәшләр өчен матди ярдәмне шунда туплап бару мөмкин булыр иде, диделәр хаҗилар. Моның белән беррәттән, зоналарда күчмә утырышлар, вәгазь кичәләре үткәрү тәкъдиме яңгырады. Хаҗда булган кешеләргә, мәсәлән, Гаяз абый дип кенә түгел, хөрмәт йөзеннән, Гаяз хаҗи дип мәрәҗәгать итү кирәк дип искәртелде. Мәрхүм булган хаҗиларның кабер ташларына да махсус билге, символ бастыру комачауламас, дигән фикерләр яңгырады утырышта. Азан әйтүнең сыйфаты белән дә борчылучылар булды.

Реклама

Хаҗи-хаҗияләр белән очрашу гадәте дәвамлы булырга охшаган. Киләсе җыелышны 2016 нчы елның 27 нче февралендә, шимбә көнне үткәрү карары белән чараның рәсми өлеше төгәлләнде. Ә соңрак бар халык вәгазь кичәсенә җыелды. Райондашларга вәгазьне Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: