Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Грипп йоктырдыңмы? Меңлегеңне әзерлә...

"Аптека" дигән сүзгә карата безнең карашлар төрле: дарулар кыйммәт, бәяләр үсә. Чирләү файдалы түгел, "больничный" алу бигрәк тә. Шуңа күрә телисеңме, теләмисеңме аптекага юл тотарга туры килә. НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА Россиянең шәһәребездәге мәшһүр өч аптекасы челтәрләре буйлап рейд үткәрергә мине газета укучыларыбызның бәяләрнең төрлелеге турында шалтыраткан зары мәҗбүр итте. 2010 елның...

"Аптека" дигән сүзгә карата безнең карашлар төрле: дарулар кыйммәт, бәяләр үсә. Чирләү файдалы түгел, "больничный" алу бигрәк тә. Шуңа күрә телисеңме, теләмисеңме аптекага юл тотарга туры килә.

НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА

Россиянең шәһәребездәге мәшһүр өч аптекасы челтәрләре буйлап рейд үткәрергә мине газета укучыларыбызның бәяләрнең төрлелеге турында шалтыраткан зары мәҗбүр итте.

2010 елның 1нче апреленнән Россия Федерациясе территориясендә тормыш өчен аеруча кирәкле һәм әһәмиятле даруларның бәяләренә дәүләт көйләве тәртибе кертелде. Аптека учреждениеләре даруларны күмәртәләп ала, берәмтекләп сата.

Югарыда билгеләп үтелгән даруларның НДС өстәлгән бәяләре турында мәгълүмат һәр аптекада һәркемгә күренерлек урынга урнаштырылган. Фармацевтлар әйтүенчә, алар сатуда һәрвакыт бар, бәяләре тиешле чикне узмый. "Беренчел кирәк-ярак", "Тормыш сыйфатын яхшыртучы" (витамин, дәвалау косметикасы һәм башкалар) аптека товарларының бәясе бераз тибрәнергә мөмкин. Бәяләр үзгәреше турында көндәлек мәгълүмат үзәк офистан көн саен электрон почта аша җибәрелә. Кулланучыларны тыңлап һәм үз күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: аптеканы сайлап алуда безнең белән "кеше факторы", даруханәнең уңайлы урнашуы идарә итә. Җылы мөнәсәбәт, дисконт карталары, акцияләр барыбызның да күңеленә хуш килә. Сатып алучылар арзанрак дару эзләп чыгып китмәделәр. "Ник нәкъ менә шушы аптеканы сайладыгыз?"-дигән соравыма, күбрәк: "Минем өчен монысы иң уңайлысы,"-дигән җавап ишеттем. Дару сайлаучыларга ярдәмгә провизор һәм фармацевт килеп җитте. Кайбер киңәшләр биргәндә, алар башта һичшиксез табиб белән киңәшергә куша. Үзбелдегең белән дәвалану кесәңә яхшы гына сугачак. Чөнки күпләр дарулар ярдәмендә баш авыртуы, борынның тыңкышлыгы кебек симптомнарны гына бетерү белән шөгыльләнә, ә авыру катлаулана, дәвалау тагын да кыйммәтләнә. Гриппны дәвалаганда вируска каршы, югары температура төшерүче, сосудларны кысучы, С витамины кебек препаратлар һичшиксез кирәк. Дәвалану уртача алганда 800-1000 сумга төшәчәк.

Бәя турында сорауга җавап та гади генә чишелә. Акчалары булмаганнар иң арзанлы товарны эзли, "уртакуллар" яхшырагын алырга омтыла, ә югары дәрәҗәдә түләүгә сәләтлеләр аптека товары бәясе аның сыйфатына пропорциональ дип уйлап, кыйммәтрәк дару ала, "Саулык-иң зур байлык!"-ди. Гади арифметика һәм тормышның ачы хакыйкате шундый. Ничек кенә әйләндерсәң дә нәтиҗә: чирләмәү-иң арзаны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев