Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Грахань өчен рәнҗер иде Гәрәй Хан

Әлеге тарихи шәхес, үзе нигез салган торак пунктының бүгенге хәлен күрсә, чыннан да, нык рәнҗер иде, бәлки ул аңа нигез дә салмас иде. Тарих тарих белән, әмма чынбарлыкка күз йомып булмый. Административ комиссиянең Соколка һәм Отарка авыл җирлекләренә булган рейды бу авылны да читләтеп узмады. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеген өлкән яшьтәгеләр...

Әлеге тарихи шәхес, үзе нигез салган торак пунктының бүгенге хәлен күрсә, чыннан да, нык рәнҗер иде, бәлки ул аңа нигез дә салмас иде. Тарих тарих белән, әмма чынбарлыкка күз йомып булмый.
Административ комиссиянең Соколка һәм Отарка авыл җирлекләренә булган рейды бу авылны да читләтеп узмады. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеген өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Ярымҗимерек, кайберләре инде узган гасырның урталарында салынган йортлар арасында заманча җиткерелгәннәре дә бар. Биредә капка төбендә бер кисәк таш та булырга ярамаганлыгын "белмиләр", ахрысы. Менә дигән тәртип урнаштырылган йортлар юк дәрәҗәсендә. Кимчелекләр булган йортларда яшәүче өлкән яшьтәге апа-абыйлар утыннарын, таш, ком, металл калдыклары өемнәрен шәһәрләрдә яшәүче уллары, кыз-кияүләре кайткач җыештырырга сүз бирделәр бирүен. Иманым камил, ул өемнәрнең яртысы булса да бетерелсә, яхшы булыр иде. Рейд вакытында мин урамдагы тәртипсезлектән тыш, хуҗалыкларның койма, рәшәткә белән әйләндереп алынган бакчаларына, җир участокларына да күз салырга булдым. Аларның да зур күпчелегендә хуҗасызлык күзгә ташлана. Участок җир белән әйләндереп алынган икән, андагы тәртиптә башка кешенең эше булмасын, янәсе. Ә бит шул ук хуҗасызлык әлеге йортта нинди кешеләрнең яшәүләрен ачык күрсәтә түгелме соң инде. Чулман буена урнашкан Граханьга чит төбәкләрдән дә шактый кешеләр ял итәргә, балык тотарга, җиләк, гөмбә җыярга киләдер. Җимерек, җиргә яткан койма-рәшәткәләр Граханьның болай да ямьсез йөзенә кара тап өстиләр генә. Авыл янындагы зур ерганакны һәм Чулман яр буен чүп-чардан арындыру өчен берничә өмә үткәрергә кирәк бу торак пунктында. Әлеге территорияләрнең пычрануында, чүплек оясына әверелүендә граханьлылардан тыш, анда дачалар төзегән чит төбәкләр кешеләренең дә "өлеше" кермичә калмагандыр. Авыл урамнарыннан узганда куаклыкларның, төрле чүп үләннәренең җылы көннәрне көтеп, баш күтәрергә әзерләнүләрен күрергә мөмкин. Узган ел район хакимияте вәкилләре белән торак пунктларын тикшерергә туры килгән иде. Грахань да читтә калмады. Урамнар, тыкрыклар әрем, алабута, кычыткан һбм башка чүп үләннәрдән торган кечкенә урман участокларын хәтерләтәләр иде. Хәер, мондый картинаны башка авылларда да очратырга мөмкин. Агымдагы елда авыл җирлекләре аларны юк итүгә игътибар итмичә калмаслар дип ышанасы килә. Соколка, Отарка авылларында чисталыкка мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртү өчен җирле җитәкчеләргә аларда яшәүчеләргә көн саен тәкрарлап тору да комачау итмәс.
Хәер, бу проблема белән Мамадышта да очрашасың. Инде икеайлыкның яртысы узып китте. Шәһәрнең яңа микрорайоннарында әлеге чара турында "ишетмәгәннәр", күрәсең. Ел саен игълан ителгән әлеге чара Мамадышның үзәге һәм үзәк урамнарында яшәүчеләр өчен генә түгел бит. Һәр кеше үзе яши торган тирәне тәртипкә китерергә тиеш. Капка төбендәге төзелеш материалларын, утыннарны, техниканы һәм башкаларны урнаштырырга урын юк, дип сыныкка сылтау эзләп кенә котылып булмый. Аларны сакларга рөхсәтне җирле үзидарәләрдән алырга мөмкин. Административ комсиисия белән Төнъяк микрорайонда булганда биредәге һәр өченче йортта бармакка бармак та сугылмаганлыгына тап булдык. Башкаларга үрнәккә куярлык хуҗалыкларны сирәк очратасың. Ә бит торак пунктларындагы санитария-эпидемиологик тәртипкә битараф караган өчен, бернинди кисәтүләрсез штраф салалар. Аннары кайбер йортларда урам исемнәре, аларның номерлары юк. Бу проблема да инде берничә мәртәбә күтәрелгән иде. Шәһәр тирәсендәге елга-ерганаклардагы тәртип, чисталык турында онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X