Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомер юлдашы

1нче февральдән 2013 елның икенче яртыеллыгына район газетасына ташламалы язылу башланды. Шушы хәбәрне ишетеп алып, шәһәрдәшебез Газилә Аппакова редакциябездә "Нократ"ка иң беренче булып язылып куйды. ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА Район газетасыннан башка тормышын күз алдына да китерә алмый икән аны 71 ел рәттән алдырып килүче Газилә апа. "1942 елны Югары Ушмада 4...

1нче февральдән 2013 елның икенче яртыеллыгына район газетасына ташламалы язылу башланды. Шушы хәбәрне ишетеп алып, шәһәрдәшебез Газилә Аппакова редакциябездә "Нократ"ка иң беренче булып язылып куйды.

ГӨЛНАЗ МӨХӘММӘТҖАНОВА

Район газетасыннан башка тормышын күз алдына да китерә алмый икән аны 71 ел рәттән алдырып килүче Газилә апа. "1942 елны Югары Ушмада 4 сыйныфны тәмамлагач, бишенчегә Түбән Ушмага төшәсе булды. Әнием почта начальнигы Фәтхулла абый Сафинга барып: "Минем кызым бик үткен, почтальон итеп алсагыз, җиренә җиткереп эшлиячәк",-дип, мине эшкә алуларын сорады. Ризалаштылар. Шулай итеп, 12нче яшемдә почтальон булып эшли башладым. Өй саен кереп, "Колхозчы тавышы"на яздырып йөрдем. Шул чорлардан бирле район газетасының бер җөмләсен дә калдырмый укып барам. "Колхозчы тавышы"ның редакторы Гаффан абый Мостафин почтальоннар белән тыгыз элемтәдә торды, коммутаторга шалтыратып: "Кызым, уяндыңмы әле?",-дип, хәлне белешә. Районнан килгән барлык хәбәрләрне авыл Советына җиткерергә кирәк. Бөтен яңалыкны беренче булып ишетәм. "Колхозчы тавышы"мы ул, бүгенге "Нократ"мы, нинди исем астында чыгуына карамастан, укучылар өчен мөһим хәбәрләрне бастырып, район тормышы белән таныштырып торасыз. Бүген дә дөнья хәлләрен, районыбыздагы яңалыкларны белү өчен яраткан газетамны түземсезлек белән көтеп алам. "Абунәче көне" үткәрелсә, беренчеләрдән булып почта бүлегенә килеп җитәм",-дип, район газетасын гомерлек юлдашы иткәнлеге турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде беренче язылучыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев