Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомер көзе алтын булсын

Муниципаль районыбызда Өлкәннәр көне уңаеннан агымдагы елда үткәреләчәк чаралар планы 21нче сентябрь-10нчы октябрь. Хезмәт коллективларында һәм яшәү урыннарында өлкәннәргә матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп, хөрмәтләү. "Җылы йорт-һәркемгә!" акциясе (аз керемле пенсионерларның йортларын кышка әзерләү-җылыту, тәрәзәләрен юу, батареяларын алыштыру; ялгыз пенсионерларның каралты-кураларын, торак шартларын тикшереп, агымдагы ремонтка әзерләү). "Чиста йорт" акциясе...

Муниципаль районыбызда Өлкәннәр көне уңаеннан агымдагы елда үткәреләчәк чаралар планы 21нче сентябрь-10нчы октябрь. Хезмәт коллективларында һәм яшәү урыннарында өлкәннәргә матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп, хөрмәтләү. "Җылы йорт-һәркемгә!" акциясе (аз керемле пенсионерларның йортларын кышка әзерләү-җылыту, тәрәзәләрен юу, батареяларын алыштыру; ялгыз пенсионерларның каралты-кураларын, торак шартларын тикшереп, агымдагы ремонтка әзерләү). "Чиста йорт" акциясе кысаларында волонтерларның, ирекле яшьләр оешмалары отрядларының пенсионерларга ярдәме. Бәрәңгеләрен алышу, утын әзерләшү, торакларны кышка әзерләүдә булышу... Мондый ярдәмнәр кирәк булган пенсионерлар 27нче сентябрьдән 8нче октябрьгә кадәр "050" телефоны аша "кайнар линия"гә мөрәҗәгать итеп, гариза бирә ала. 29нчы сентябрь. Үзәк мәйданда бәйрәм ярминкәсе. "Әбием пироглары" конкурс-дегустациясе. 30нчы сентябрь-шәһәр һәм Красная Горка мунчаларында бушлай юыну. 1нче октябрь, 14.00 сәгатьтә-Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән барлык вәкаләтле җитәкчеләрнең очрашуы, үзешчән сәнгать осталары концерты. 1нче октябрьдә- "Скорость" таксие пенсия таныклыгын күрсәткән ветераннарны бушлай йөртә. Тел.:3-19-91 1нче-10нчы октябрьләр. "Минем әбиләрем" күргәзмәсе, әдәби кичәләр. 12нче октябрь -район мәдәният йортында өлкәннәр арасында "Шөһрәт минуты: өлкән буын" конкурсы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X