Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөнаһларны кем кичерер?

Сәвит чорының матур яклары күп булган кебек, тискәре, гыйбрәтле яклары да шактый иде. Бервакытны колхозның алдынгы тракторчысы Рәхимулла Хикмәтуллин, арба тагу өчен "корыч айгыр"ын атка чигергәндә, саксызлык күрсәтеп, үзенең хезмәттәшен бастырып үтерә. Ул вакытта идарә рәисе булып бик көчле, район җитәкчеләре арасында олы дәрәҗә белән файдаланучы Мирза Исмәгыйлов эшли иде....

Сәвит чорының матур яклары күп булган кебек, тискәре, гыйбрәтле яклары да шактый иде. Бервакытны колхозның алдынгы тракторчысы Рәхимулла Хикмәтуллин, арба тагу өчен "корыч айгыр"ын атка чигергәндә, саксызлык күрсәтеп, үзенең хезмәттәшен бастырып үтерә. Ул вакытта идарә рәисе булып бик көчле, район җитәкчеләре арасында олы дәрәҗә белән файдаланучы Мирза Исмәгыйлов эшли иде. Ул район эчке эшләр бүлеге начальнигы, судья, прокурор янында була, колхозда һәр тракторчының алтын бәясенә торганын раслап күрсәтә һәм эшне иптәшләр судына калдыруга ирешә. Суд буласы көнне клубта алма төшәргә дә урын юк иде. Җавап тотасы механизаторны яклаучылар да, аңа каршы чыгасы кешеләр дә шактый. Әмма рәис эшне алдан язып куелган сценарий буенча алып барып, гаеплене авылдашлар тәрбиясенә калдыруга иреште. Соңгы сүзне гаеплегә бирделәр: -Мин иптәшемнең гаиләсе, бөтен авыл халкы каршында бик гаепле. Әгәр дә төрмәгә утыртмасагыз, мин гомер буе әлеге гаиләгә ярдәм итеп торачакмын,-дип антлар эчте, күзләреннән көмештәй яшь тамчыларын тәгәрәтте. Һәм халыкны үз янына түнәтте. Бераздан Рәхимулла бригадир ярдәмчесе, аннары бригадир булып алды. Ике колхоз бергә кушылгач, бригаданың биләмәләре дә икеләтә артты, бригадир да үз вазыйфаларын кечкенә колхоз идарәсе дәрәҗәсендә үти башлады. Иң беренче эш итеп ул судта биргән вәгъдәләреннән баш тарта, үзе үтергән механизаторның гаиләсенә ярдәм итү генә түгел, аларга утын, печән, салам алып кайтырга транспорт бирмичә йөдәтә. Аннары судта үзенә кырын караган, бер класста укыган Идрискә чират җитә. Рәхимулла аны саклап торып, шундый итеп кыйный ки, тегенең эчендәге бөтен әгъзалары какшый. Рәхимулла бу юлы да читтә калды, чөнки аның бозау башыдай йодрыклары һәркемне шикләндерә иде. Мондый кыланмышларын санап китсәң, кулдагы гына түгел, аяк бармаклары да җитмәс. Бер урам аша гына торучы Шаһинуровлар гаиләсе дә эшләгән җиде центнер арышларыннан мәхрүм ителде. Ул заманда ел азагында механизаторларга, терлекчеләргә "өстәмә түләү" дип акча һәм хезмәте өчен ашлык бирәләр иде. Алдынгы комбайнчы Газизов акчасын һәм бер тонна шундый ашлыгын ала алмады. Чөнки кайчандыр ул бригадирга төртмә сүз әйткән. Ул елларда колхозда зур төзелеш эшләре бара иде. Төзүчеләр-аерым бер бригада, алар Рәхимуллага турыдан-туры буйсынмыйлар. Әмма Рәхимулла аларны биредә дә эзләп таба һәм кайткан минераль ашлама капчыкларын бушатырга боера. Тегеләр аның сүзен соңгарак калып булса да үтиләр, тик Рәхимулла йөзендә кара эчле җитәкчегә тап булалар. "Бригадир күрсәтмәсен үтәмәгән өчен" алар да ашлыксыз кала. Менә шундый урта буын җитәкчеләр яшьләрне колхоздан биздерделәр дә инде. Эшлисең, эшлисең, көн димисең, түләү вакыты килеп җиттеме, бөтен кыңгыр эшләреңне искә алалар да, исемлектән сызып ташлыйлар. Шуңа күрә яшьләр берәмләп тә, күмәкләшеп тә авыллардан качып беттеләр. Хәзер элекке колхоз җирләрен башка төбәкләрдән килгән кешеләр эшкәртә. ул үзе дә картайды инде. Килен белән малае рәттән булса да, ул төп нигездә япа-ялгызы яши. Мәчеткә йөргәли. Авыл халкы арасында: "Гомер буе гөнаһ эшләде, хәзер Алла каршында тәүбә кыла инде бу",-дигән сүзләр дә йөри. Ходай Тәгалә гафу итәрме, җәзага тартырмы-беребез дә белмибез. Әмма авыл кешеләре каршында кылган гөнаһларын берәү дә оныта да, кичерә дә алмас кебек.

Зиннур Шаһимәрдәнов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев