Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ГХАТ бүлегендә “Гаилә” курсы

2014 нче елның 17 нче декабрендә Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә "Гаилә" курсы буенча чираттагы дәрес узды. Бу юлы дәресләр Мамадыш районы Красная Горка урта мәктәбендә белем алучы 10-11 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучылар район буенча төп гражданлык актлары буенча статистик мәгълүматлар, ЗАГС бүлегенең гаилә институтын популярлаштыру буенча...

2014 нче елның 17 нче декабрендә Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә "Гаилә" курсы буенча чираттагы дәрес узды.

Бу юлы дәресләр Мамадыш районы Красная Горка урта мәктәбендә белем алучы 10-11 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучылар район буенча төп гражданлык актлары буенча статистик мәгълүматлар, ЗАГС бүлегенең гаилә институтын популярлаштыру буенча алып барылучы эшчәнлек һәм башка күп кенә мәгълүмат белән таныштылар. Бәхетле никах һәм гаиләнең асыллары балалар өчен аеруча зур кызыксыну уятты. Алар аерылышу таныклыгын алырга килүчеләр өчен үткәрелгән аноним анкета нәтиҗәләре белән дә таныштылар. Дәрес ахырында рәхмәт сүзләре белән Красная Горка мәктәбе психологы Оксана Валерьевна Мөхәммәдиева чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, ул үзе дә мәктәптә "Гаилә" буенча электив курс укыта. Ләкин ЗАГС бүлегендә яңгыраган мәгълүмат та аның өчен бик актуаль һәм кызыклы булуын ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев