Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Генерал ошатып китте

Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча җәзаларны башкару идарәсе начальнигы Дәүфәт Хәмәдишин Дегетле колониясендәге сөтне пастеризацияләү һәм пакетларга тутыру цехын "үзләре өчен көтеп алынган һәм бик кирәкле объект", дип бәяләде. Узган атнаның җомгасында әлеге цехны ачу тантанасына килгән иде ул. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән алар колониянең ашханәсендә, мөгезле эре...

Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча җәзаларны башкару идарәсе начальнигы Дәүфәт Хәмәдишин Дегетле колониясендәге сөтне пастеризацияләү һәм пакетларга тутыру цехын "үзләре өчен көтеп алынган һәм бик кирәкле объект", дип бәяләде. Узган атнаның җомгасында әлеге цехны ачу тантанасына килгән иде ул. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән алар колониянең ашханәсендә, мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар фермаларында да булдылар, сугарулы бәрәңге басуын карап уздылар. "Бу цехны ачу хыялы күптән бар иде. Тәүлеккә ике тоннадан артык сөт эшкәртә ала. Моңа ирешкәч, без үзебезнең ихтыяҗны тулысынча тәэмин итәчәкбез,"-диде олы кунак. Колбаса ясау цехы оештыру планнары булуын да әйтте ул. Колония җитәкчеләре алдына мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру, дуңгызларны бер меңгә җиткерү бурычы куйды; авылдагы чиркәүне торгызу белән шөгыльләнә башларга чакырды.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев