Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газета укыган мамадышлылар кыйммәтле бүләк отачак

Театр "Нократ"тан башлана. Бу атнаның пәнҗешәмбесе, 17нче апрельдә, 19.00 сәгатьтә сезне район мәдәният йортында көтеп калабыз. Бу көнне тамашалар залында шәһәр оешма-предприятиеләре арасында барган спектакльләр смотр-конкурсына йомгак ясалачак. Җиңүче коллективларны, иң яхшы актерларны хөрмәтләячәкләр. Аңа кадәр район Советы һәм башкарма комитеты коллективларының чыгышы көтелә. Әлеге чарага килгәндә сезнең кулыгызда "Нократ"...

Театр "Нократ"тан башлана. Бу атнаның пәнҗешәмбесе, 17нче апрельдә, 19.00 сәгатьтә сезне район мәдәният йортында көтеп калабыз.

Бу көнне тамашалар залында шәһәр оешма-предприятиеләре арасында барган спектакльләр смотр-конкурсына йомгак ясалачак. Җиңүче коллективларны, иң яхшы актерларны хөрмәтләячәкләр. Аңа кадәр район Советы һәм башкарма комитеты коллективларының чыгышы көтелә.


Әлеге чарага килгәндә сезнең кулыгызда "Нократ" яки "Вятка" газетасының соңгы саны да булырга тиеш. Ни өченме?! Бу - сезнең газетаны реаль яздыручы, укучы икәнегезне раслаячак дәлил. Аны күрсәтүгә безнең хезмәттәшебез сезгә махсус сан сугылган лотерея билеты тапшырачак. Шушында ук почта хезмәткәрләре киләсе яртыеллык өчен подписка рәсмиләштерү мөмкинлеге дә тудыра.

Газета белән килүчеләр һәм аңа биредә язылучылар арасында өчәр кыйммәтле бүләк уйнатылачак. Чара ахырында сәхнәдән бәхетле саннарны игълан итеп, отышларны тапшырачаклар. Әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев