Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Газ” Илфат

Уразбахты авылы матур, төзек өйләре белән генә түгел, киң күңелле, һәрвакыт көләч йөзле, алтын куллы кешеләре белән дә ямьле. Илфат Гәрәев үткән гомер юлы да күркәм. Ул эш урынында төгәл, тәртип белән эшли. Әби-бабайларның гозерен теләп, вакытында үти, гаиләсендә дә күпләргә үрнәк. Газ шаукымы Уразбахтыга да килеп җитеп, хуҗалыкларга баллонлы...

Уразбахты авылы матур, төзек өйләре белән генә түгел, киң күңелле, һәрвакыт көләч йөзле, алтын куллы кешеләре белән дә ямьле.
Илфат Гәрәев үткән гомер юлы да күркәм. Ул эш урынында төгәл, тәртип белән эшли. Әби-бабайларның гозерен теләп, вакытында үти, гаиләсендә дә күпләргә үрнәк. Газ шаукымы Уразбахтыга да килеп җитеп, хуҗалыкларга баллонлы газ куя башлагач, Илфат, курсларда укып, газовик һөнәрен үзләштерә һәм туган ягында җиң сызганып эшкә керешә. Иң куркыныч газ эшенең нечкәлекләрен өйрәнә, үзен тырыш, төпле егет итеп күрсәтә. Бик күп еллар шушы мактаулы, әмма бик тә авыр һәм җаваплы хезмәтен дәвам итә. Чакыру булса, һәрвакытта ярдәмгә әзер. Үзе тәртипле булгач, эшендә дә төгәллек ярата. Газ белән шаярырга ярамаганлыгын яхшы аңлый, олы кешеләргә кат-кат аңлата. Кешеләрнең өйләрен җылытып, күпме рәхмәтләр ишетә һәм шуңа күрә бик бәхетле бүгенге көндә. Яшерен-батырын түгел, газовикларга табигать көйсезлекләрен дә, юл уңайсызлыкларын да күп татырга туры килә.
- Була инде төрле чаклар. "Яраткан эш - җан азыгы", - дип әйтүләре дөрестер, ахры. Арганнар бетә, авырлыклар онытыла инде яратып эшләгәч, - ди Илфат Галимҗанович.
Гәрәевлар гаиләсе әти-әниләренең нигезендә гомер итә. Аларның йортлары урамны, авылны ямьләндереп тора. Өендә тәртипне озак еллар алдынгы сыер савучы булып эшләгән Рәйсә апа тота. Туганнарына, авылдашларына бик мәрхәмәтле, шәфкатьле алар. "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр",- диләр бит. Алар - ике бала тәрбияләп үстерделәр. Марс белән Рифат теш табиблары.
Әйе, горурланырлык Һәм үрнәк алырлык кешеләр бар безнең арада. Авылыбызда газ буенча тәртип икән, монда Илфат абый кебек тынгысыз хезмәт ияләренең дә өлеше зур. Теләкләрнең иң изгесе Сезгә.
Инсаф Ганиуллин.
Уразбахты авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев