Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гайбәт түгел, гыйбрәт өчен

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы күчмә утырышы Зур Шыя урта гомумбелем бирү мәктәбендә узды. Соңгы утырышта күбесенчә балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләрдән кергән шикаятьләргә нигезләнгән беркетмәләр буенча эчкече әти-әниләрнең дә эшләре каралды. Алар исә бүлмәгә кыяр-кыймас кына керәләр, карашлары идәнгә төбәлгән, имеш, бик нык кыенсыналар. "Юк, башка эчмәм инде......

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы күчмә утырышы Зур Шыя урта гомумбелем бирү мәктәбендә узды. Соңгы утырышта күбесенчә балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләрдән кергән шикаятьләргә нигезләнгән беркетмәләр буенча эчкече әти-әниләрнең дә эшләре каралды. Алар исә бүлмәгә кыяр-кыймас кына керәләр, карашлары идәнгә төбәлгән, имеш, бик нык кыенсыналар. "Юк, башка эчмәм инде... Дәваланырга барырмын",-дип әйтүчеләре дә булды араларында. Әлеге сүзләр шелтәләүгә җавап буларак яңгыраса да, аларга бик авырлык белән генә ышанасы килә. Чөнки бу юллар тәүге мәртәбә яңгырамый, диләр комиссия әгъзалары. Аеруча йөрәккә тигәне В. ханымга бәйле беркетмә иде. Дөнья тубыктан булган ханым беренче ире белән аерылган, бүгенге көндә исә никахсыз гына башка ир-ат белән гомер кичерә. "Даими эш урының бармы?" дигән сорауга уңай җавап кайтара. Балигь булмаганнар эшләре буенча подразделениенең өлкән инспекторы Светлана Романованың сүзләренә таянсак, әлеге ханым хәтта газиз баласының туган көнен әйтә алмас дәрәҗәгә җиткән. Өстәвенә, олы кызына карата ана хокукларыннан мәхрүм ителгән булган. Ни өчен акылга килмәскә һәм калган балаларының имин тормышын кайгыртып яшәмәскә? Әллә аңа болай кулайракмы? Икенче баласыннан да колак какса, үзен ирекле кош сыман хис итәрме? Ничек кенә булмасын, анысы безгә билгесез. Уртак карар нигезендә, әлеге гаиләгә бер атна эчендә йорт-җирен, тормыш рәвешләрен тәртипкә китерергә тәкъдим ителде, ханым һәрдаим күзәтү астында булачак. Югары Ушма, Дүсмәт, Көек Ерыкса авылларыннан утырышка чакырылган гражданнарга карата, моңа кадәр кисәтүләр ясалганга күрә, бу юлы штрафлар билгеләнде. Штрафтан тыш, алар наркологка исәпкә куелдылар. Имин, тыныч гаиләдә тиешле тәрбия һәм ата-ана назы ала алмаган бала үзенең яклаучысы итеп кемне күрер, сыеныр урынын кайдан табар икән?! Комиссия әгъзаларының күпчелеге хатын-кызлар, үзләре әни булганга, бу балалар язмышы өчен аеруча да борчылуларын яшермиләр. Комиссия рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова: «18 яшькә кадәр әле без дә җавап тотабыз, ә аннан соң, балигъ булгач, балаларыгызны башка даирә үзенә алмасмы? Битараф булмагыз, уйланыгыз, әти-әниләр, балаларыгызның киләчәге сезнең кулларда бит!..»-дип кат-кат кисәтте. (Бу язмада исемнәр күрсәтелмәүнең сәбәбе бик гади-вакыйгалар гайбәт булсын өчен түгел, ә гыйбрәт алу өчен языла).

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев