Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гап-гади могҗиза

"Ә анда изгеләр намаз укый иде" Кирәмәт елгасы янында, уйсулыкта, тирә-ягын таулар уратып алган туган авылым Уразбахтыдан ерак түгел истәлекле урын - Изгеләр чишмәсе бар. Әби-бабайлар әйтүенчә, анда аеруча игелекле, мәрхәмәтле кешеләр күмелгән. Шул җирдән ургылып чыккан чишмәнең суын эчсәң, ару-талчыгуларың, авыруларың юып төшергәндәй була, диләр авылдашлар. Чишмә суы, чыннан...

"Ә анда изгеләр намаз укый иде"
Кирәмәт елгасы янында, уйсулыкта, тирә-ягын таулар уратып алган туган авылым Уразбахтыдан ерак түгел истәлекле урын - Изгеләр чишмәсе бар. Әби-бабайлар әйтүенчә, анда аеруча игелекле, мәрхәмәтле кешеләр күмелгән. Шул җирдән ургылып чыккан чишмәнең суын эчсәң, ару-талчыгуларың, авыруларың юып төшергәндәй була, диләр авылдашлар. Чишмә суы, чыннан да, тәнгә - сихәт, җанга - дәва.
Безнең күршедә Газдә әби яши иде. Аның ире Ахун абый күп еллар мәктәп директоры булып эшләде. Газдә әби дә укытучы, тирән гыйлемле акыл иясе иде. Мин кечкенә чакта аңа ияреп казлар эзләргә йөри идем (ул елларда 40-50 каз бәбкәсе үстерә идек). Казлар бик ерактагы урыс авылы Бүкәнлегә хәтле барып җитәләр, анда йә бодай, йә арыш басуында булалар, басу өсте ап-ак казлар белән тула иде. Кичкә таба төлкеләр күп йөри башлый, шуларның казларны аулауларыннан курка идек (бер елны күршеләрнең бер оя казларын будылар). Казлар эзләгәндә Изгеләр чишмәсе янына җиткәч, Газдә әби уйчанлана, догаларын укый башлый, казлар да каңгылдашудан кинәт туктыйлар иде. "Изгеләр чишмәсе яныннан үткәндә мин шуны күрдем: изгеләр барысы да җир өстенә чыгып, намазлыкларын җәеп намаз укыйлар иде", - диде миңа бервакыт Газдә әби. Шуннан узып киткәч, мин аның: "И, Ходаем, кичер безне, изгеләр намаз укый, ә без, зәгыйфь бәндәләр, каз эзләп йөрибез", - дип офтанганын ишетә идем. Бервакыт Газдә әби шул чишмә янындагы каенлыкта мунча себеркесе җыярга ниятләгән, ләкин эше барып чыкмаган.
- Бер каенны бөгәм генә, үтә моңлы тавышлы кош мин сындырырга теләгән ботакка куна да: "Тимә, тимә", - дип сайрый башлый, - дип сөйләде ул хәл турында Газдә әби. - Минем андый кошны гомердә дә күргәнем юк иде, оҗмах кошы булгандыр ул, мөгаен. Шуннан бер ботак та сындырмадым. Аллаһы Тәгалә мине шулай кисәткәндер, күрәсең, әгәр Изгеләр чишмәсе посадкасыннан себерке җыеп кайтып чабынсам, бәлагә тарыган булыр идем...
Мин ул чакта синең серле сүзләреңне аңларлык дәрәҗәдә түгел идем шул, Газдә әби. Хәзер исән булсаң, әллә ниләр сорашыр, сәгатьләр буе сөйләшер идем дә үзең белән...
Фирая МИНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев