Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Галәм әхрамы" хуҗасы васыяте

Илдар Ханов рәссам, скульптор, фәлсәфәче, дәвалаучы гына түгел, иң мөһиме - ул бөек Кеше, бөтен дөньяны үз йөрәгенә сыйдырган, галәм сулышы белән яшәгән шәхес. Аның "Хансарае"ннан бервакытта да кеше өзелмәс. АЛСУ ДИЯР Хикмәтле якташ Район мәдәният йортында 12нче февральдә узган "Ел җыры-2012" конкурсына кунакка кайткан Миңгол Галиев сәхнәгә менгәндә бик...

Илдар Ханов рәссам, скульптор, фәлсәфәче, дәвалаучы гына түгел, иң мөһиме - ул бөек Кеше, бөтен дөньяны үз йөрәгенә сыйдырган, галәм сулышы белән яшәгән шәхес. Аның "Хансарае"ннан бервакытта да кеше өзелмәс.

АЛСУ ДИЯР

Хикмәтле якташ

Район мәдәният йортында 12нче февральдә узган "Ел җыры-2012" конкурсына кунакка кайткан Миңгол Галиев сәхнәгә менгәндә бик дулкынланган, алай гына да түгел, тетрәнгән иде. "Бүген Казан сөекле улын -якташыбыз Илдар Хановны соңгы юлга озатты. Әйдәгез, аны бер минут тынлык белән искә алыйк,"-диде. Шыгрым тулы зал аягүрә басып тын калды. Халык җырчысы аның рухына моңлы көй багышлады. Болай зурларлык, кем соң әле ул Илдар Ханов, каян чыгып кисәк кенә безнең күренекле якташка әверелде? Сорауларыма иң беренче булып янымда утырган хезмәттәшем Николай Михайлов җавап бирә башлады: "Шәхсән күреп белә идем мин ул абыйны. Хәтерлисеңме, өченче ел спартакиадада футбол уйнаганда минем аякка тибеп, теземне әйләндереп чыгара яздылар. Бармаган хастаханә, мөрәҗәгать итмәгән кеше калмады, басып булмый, и бетте. Бик тилмергәнемне күргән бер туганым Аракчинога алып китте. Гөмбәзле, манаралы фантастик храмга алып керде. Аның хуҗасы Илдар Ханов ниндидер махсус приборлар белән гәүдәне әллә ниләр кыландырып бетерде. Өч сеанста үз аягыма басып кайтып киттем. Көчле экстрасенс, пациентлардан берни сорамый, алар гыйбадәтханә төзелешенә акчалатамы, цемент-кирпеч, кул көчләре беләнме-булдыра алганча өлеш кертәләр. Андагы кешенең күплеге, ул храмның гүзәллеге, һаман күз алдымнан китми. Сәнгать йорты, рухи һәм физик сәламәтләнү үзәге буларак корган ул аны." Аксакал Вахит ага Галиев авылдашлары арасында эзләнү эшләре белән шөгыльләнеп алды. "Илдар Хановның әби-бабасы-райондашларыбыз. Көек-Ерыксаның Мөхәүлия исемле кызы Иске Комазанның Мөхәммәтхан исемле егеткә кияүгә чыга. Тик баласы тугач, язмышын Хөснетдин белән бәйли. Малайга Мәснәви дип исем кушалар. Ә Мөхәммәтхан Сабирага өйләнә, аны 45 яшьлек чагында "Совет властена каршы кораллы көрәшкә күтәрелергә маташкан дип", Алабугага алып китеп, аталар. Мөхәүлияттәй сөйләвенчә, "халык дошманы" баласы Мәснәви Казан янындагы Аракчино бистәсендә башта землянка казып яшәгән, аннары йорт торгызган. Әби әлеге улыннан барлык балаларына караганда да күбрәк файда күргән. Аның уртанчы улы-Илдар иң яраткан оныкларының берсе булган. Күренекле туганнарын Арча зиратына күмәргә Иске Комазаннан Рәүф белән Рәлүзә Ибраһимовлар һәм Сабираттәй кызы Сания Мөбарәкҗанова барганнар. Хановлар ике әби-бабасы белән дә туганлык җепләрен әле дә саклыйлар. 1960нчы еллар башында сәнгать училищесында укыганда Илдар безнең авылга еш кайта иде. Бик тыйнак, салмак, акыллы егет белән тиз дуслаштык. Минем клуб мөдире вазыйфасын башкарган чак. Кибеттән 40 метрлап ак бәз алдым да, Илдардан клуб сәхнәсенә декорация ясап бирүен сорадым. Ризалашты. Бәзне сәхнә артына тарттырып куйды да, күз алдымда пумаласын буяуга манып, сыздый-быздый китерә башлады. "Бетерде, әрәм итте кыйммәтле ситсыны! Ярамаган тагын бу авылга дип мыскыл итә инде бу!"-дип эчтән генә ут йотып тордым да, чыгып киттем. Икенче көнне килеп карасам, аһ иттем. Сәхнәне бизәп бик озак еллар эленеп торды ул рәсем. Рәссам булып яралган иде Илдар! Ул миңа сәламнәрне еш әйтеп җибәрә иде,"-дип тәмамлады сүзен Вахит ага.

"Өченче күзең" ачылса...

Илдар Ханов 1940 елда Аракчинода туа. Сугыш елларында дүрт яшьлек ачтан үлгән Илдарны юып, кәфенлеккә төрәләр. Зиратка кузгалыр алдыннан күрше апасы гәүдәнең җылы икәнен тоемлый. Аны кире урынына салалар. Мәрткә киткән җиреннән уянгач, каршысындагы мәчене... үтәли күрә. Клиник үлем кичерүчеләрнең "өченче күзе" ачылу медицинага билгеле күренеш. Кечкенә малай кешеләр дәвалый башлый. Үсә төшкәч, халык табибы мануаль терпия, гипноз серләренә төшенә. 1960 елда Казан сәнгать мәктәбен, 1968 елда Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлый, шушы ук елны СССР Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Узган гасырның 70 еллары башында ул Казанга кайта. Кырык еллык иҗаты дәверендә сынчы-рәссам җитмештән артык монументаль-декоратив композиция башкара. Аларның күбесе Яр Чаллы шәһәрендә урын алган, шулай ук Казанда, Арчада һәм Аксубайда урнаштырылган. Эшләре арасында заманында зур бәхәсләргә, каршылыкларга очраган "Ватан-Ана" (1975), "Көрәш" (1980), "Эволюция" (1984), "Тормыш агачы" (1984), "Сакчы-Фәрештә" (1991) һәм башка композицияләр бар.

"Хансарай"да берәүгә дә кысан түгел...

Иске Аракчинода дөньяның киң таралыш тапкан дүрт динен берләштергән "Галәм әхрамы" Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә туристларны үзенә җәлеп итүче үзәк булып тора. Аны бер кеше генә төзүенә һәм биредә никадәр авыруның савыгуына үз күзләре белән күргәч тә ышанмыйлар. Инангач, халыктан кала бер җирдән дә ярдәм алмавына аптырыйлар. Тимер юл янында гына поезд тәрәзәсеннән күренеп калган бу манаралы, гөмбәзле, гаҗәеп гыйбадәтханә турында төрле фикерләр ишеткәнем бар. Ә мин аның авторын Алланың бер һәм бердәнбер икәнен аңлаткан, барлык диннәрне, мәдәниятләрне берләштерергә, кешелек дөньясын, аларның җаннарын дәваларга омтылган Рухи каһарман дип атыйм. "Хансарай"да беркемгә дә кысан түгел. Динле кешеләр үзара килешүгә барыбер килерләр, иң мөһиме-денсез, имансыз булмыйк, нинди генә сынауларга дучар булсак та үз йөзебезне саклап кала белик. Кыйбла-изге эшләр ягында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев