Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гадәт онытылмый

Кыйммәтле сугару җайланмалары фән прогрессының басулардагы һәйкәлләре буларак кайтарылмады. Алар кичә үк су сиптерергә тиешләр иде. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының сугарулы җирләрне торгызу буенча махсус программасына кертеп, хуҗалыкларыбызга һәм белем бирү учреждениеләренә су сиптерү җайланмалары кайтарылды. Узган ел аларны урнаштырып, эшләтеп җибәрделәр. "АПК"Азык-төлек программасы" җәмгыяте яшелчәләрен сугаруны 2010нчы...

Кыйммәтле сугару җайланмалары фән прогрессының басулардагы һәйкәлләре буларак кайтарылмады. Алар кичә үк су сиптерергә тиешләр иде.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының сугарулы җирләрне торгызу буенча махсус программасына кертеп, хуҗалыкларыбызга һәм белем бирү учреждениеләренә су сиптерү җайланмалары кайтарылды. Узган ел аларны урнаштырып, эшләтеп җибәрделәр. "АПК"Азык-төлек программасы" җәмгыяте яшелчәләрен сугаруны 2010нчы елны ук башлаган иде. Быел да белем бирү учреждениеләренең бизнес-планнары эшләнде, күпме мәйданда нинди яшелчәләр үстерәчәкләре расланды. Быел кишер белән чөгендерне шәһәр мәктәпләренә бүленгән участокта дүртәр гектар чәчәргә булганнар. Бәрәңгене барысы йөз утыз гектарда утыртканнар. Биш гектарда, тәҗрибә максатларында, бөртекле һәм кузаклы культуралар да үстереләчәк. Аларда ашлама керткәч, агу-химикатлар, биологик препаратлар куллангач күпме уңыш биргәннәре ачыкланачак. "Барлык белем бирү учреждениеләрендә дә бәрәңге һәм яшелчәләр утыртылып, чәчелеп бетте,"-диделәр район мәгариф бүлеге белгечләре. Җиңү бәйрәме алдыннан башланып, бу атна уртасына кадәр быел кызу, коры һава торды. Яшелчәләрне тизрәк утыртып, чәчеп бетерү өчен моннан да яхшырак һава торышының булуы мөмкин түгел. Әмма алар яхшырак һәм тизрәк тишелсен, үсеп китсен өчен аларга су да сибәргә кирәк бит. Тик бер генә мәктәп тә сугару системасын эшләтеп җибәрмәгән әле. Аларны күптән складлардан чыгарып, көйләп куярга вакыт иде инде. Сугару бит яшелчәләр үскәндә генә түгел, алар тишелгәндә үк башланырга тиеш. Бәрәңгегә дә су кирәк. Гадәт онытылмый шул. Җитәкчеләр һаман күрсәтмә бирелгәнне, кушканны көтә.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев