Нократ
  • Рус Тат
  • Гадәт гомерлеккә кала

    Һәр гаилә үзенчә матур. Бер-берләренә терәк булып яши белгәннәре бигрәк тә. Бөек Ватан сугышы башланганда Сәхап абый белән Зәйтүнә апа Пермь өлкәсе урманнарында хәрби завод өчен агач материаллары әзерләүдә булалар. Гаилә башлыгы: "Безне сугышка алырлар, монда үзегезгә бик авыр булыр," - дип, Зәйтүнә апа белән ике яшьлек Корбанбикәне авылга кайтарып...

    Һәр гаилә үзенчә матур. Бер-берләренә терәк булып яши белгәннәре бигрәк тә.
    Бөек Ватан сугышы башланганда Сәхап абый белән Зәйтүнә апа Пермь өлкәсе урманнарында хәрби завод өчен агач материаллары әзерләүдә булалар. Гаилә башлыгы: "Безне сугышка алырлар, монда үзегезгә бик авыр булыр," - дип, Зәйтүнә апа белән ике яшьлек Корбанбикәне авылга кайтарып җибәрә. Әгъзәметдин Шакиров исемле уналты яшьлек үсмер белән, ике кулларына ике такта чемоданнар тотып, аркадагы биштәргә баланы утыртып, пароход белән Берсут пристанена кайтып төшәләр. Аннан Кече Сонга кадәрге утыз километр араны җәяүләп атлыйлар. Авылда туганнары калмаган, йортлары ярым җимерек хәлдә, бәрәңге утыртылмаган, ипи салырга он юк. Сугышның беренче көннәреннән үк Зәйтүнә апа белән Корбанбикәгә тормышның иң авыр чорлары башлана. Җитмәсә, Зәйтүнә апа икенче балага авырлы була. Күрше-күлән ярдәме белән йортларын ремонтлап, бераз бәрәңге, он юнәтеп, ана колхозда эшли башлый. Ухалла арбасы белән ташып, урманнан кышлык утын әзерли. Сөт өчен кәҗә алып җибәрәләр. Икенче елны тулы бакча бәрәңге утырталар. Кеше рәтенә кереп китәләр. Корбанбикәнең кечкенә энесе тугач озак яшәми.
    Вакытлар үтә, игелекле кешеләр ярдәме белән Зәйтүнә апа кечкенәрәк кенә йорт җиткерә. Корбанбикә дә кул арасына керә башлый. Күпләп тавык-чебеш, каз асрыйлар. Кыз басуда коелган башакларны ташып, кышка запас туплый. Югары Сон мәктәбенә йөреп җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң ул башта чеби фермасында, аннан сарыкчылыкта, дуңгызчылыкта эшли башлый. Нәкъ шул вакытларда умартачылыкта эшләүче Фазылҗан белән танышып, бер кичтә аларга килен булып төшә. "Моңа кадәр минем туйганчы ипи ашаганым юк иде,"-ди Корбанбикә апа. Гомерләр үтә. Фазылҗан Мөхәммәтҗанов зоотехник, авыл Советы, колхоз рәисе булып эшләп, 44 еллык стаж белән пенсиягә чыга. Ул елларда да Корбанбикә мин түрә хатыны дип өйдә ятмый. Баштагы елларда терлекчелектә, кабат егерме елга якын "Госстрах" агенты булып эшләп лаеклы ялга чыга. Дүрт балаларын үстереп олы юлга озаталар. Һәркайсы бүген тормышларын корып, үз урыннарын табып яшиләр. Сигез оныклары һәм ике оныкчыклары бар. "Илле биш ел тату, матур яшәдек. Сине миңа Ходай бәхетле итәр өчен генә биргән,"-ди Корбанбикә апа Фазылҗан абыйга. "Яңадан яшьлегең кайтса, язмышыңны кабатларга риза булыр идеңме?"-дигән сорауга ул: "Ике дә уйламыйча мин Фазылҗанны сайлар идем. Бәхетемне шуның белән таптым,"-ди. Күршеләре, авылдашлары да: "Бик кешелекле, ягымлы, ачык йөзле, кешегә ярдәмчел,"-диләр аның турында. "Илле биш ел гомер бик күп бит, үпкәләшкән, ачуланышкан вакытларыгыз була идеме? Булса, кайсыгыз алдан эндәшә иде?"-дигәч, "Дөнья бит ул. Каршысына елмаеп килеп, кочаклап ала идем дә, ул да эреп төшә иде,"-ди Корбанбикә апа. "Ул бик тә пөхтә, гадел, чибәр кыз иде. Кыз вакытында ук аның шул сыйфатларын яраттым. Шул гадәтләре бүген дә сакланып калды,"-ди Фазылҗан абый.
    Корбанбикә һәм Фазылҗан Мөхәммәтҗановлар. Фото гаилә архивыннан
    Венера Хәбибуллина,
    Сон авыл җирлеге секретаре

    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: