Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәргать Гаянов: “Акча яңгыр түгел, үзе яумый

"Трудовик-орлык" агрофирмасы узган ел 4679 тонна ашлык җитештергән. Моның өчен 25 миллион 875 мең сумлык чыгым тотылган. Әлеге күрсәткечтә хезмәт хакы өлеше 1 миллион 257 мең, орлык - 5 миллион 288 мең, ашламалар - 3 миллион 914 мең, химикатлар - 1 миллион 585 мең, электр энергиясе - 176 мең, ягулык-майлау...

"Трудовик-орлык" агрофирмасы узган ел 4679 тонна ашлык җитештергән. Моның өчен 25 миллион 875 мең сумлык чыгым тотылган. Әлеге күрсәткечтә хезмәт хакы өлеше 1 миллион 257 мең, орлык - 5 миллион 288 мең, ашламалар - 3 миллион 914 мең, химикатлар - 1 миллион 585 мең, электр энергиясе - 176 мең, ягулык-майлау материаллар - 3 миллион 190 мең, төп җитештерү чараларын тоту - 1 миллион 733 мең сум тәшкил итә. Бер килограмм ашлык җитештерү 5 сум 52 тиенгә төшкән, дигән сүз. 7 сум 48 тиенгә сатылган. Рентабельлелек плюс 31 процент чыккан. Мәскәүдән һәм республикадан субсидияләр түләү дә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең финанс хәлен яхшыртуга ярдәм итә. Агрофирма былтыр федераль бюджеттан элиталы орлыклар саткан өчен 36 мең, минераль ашламаларга - 774 мең, кредитларның процентларын каплауга 122 мең сум акча алган. Республика бюджетыннан да дизель ягулыгына, минераль ашламаларга, орлыкка, агу-химикатларга, кредитларның процентларын капларга, корылык китергән зыяннарга субсидияләр килгән. -Бу ике елдагы корылык игенчелекнең табышын нык кына киметте. Быел борчакның рентабельлелеге бездә минус 70 % чыкты. Бу - үзебезгә зыянга үстергәнбез, дигән сүз. Чөнки уңышы түбән булды. Тритикаленыкы плюс 200 % булды. Аның гектарыннан 39 центнер уңыш җыеп алдык. Хезмәт хакын, орлык, ягулык, химикатлар бәяләрен кертеп, гектарына 7000 сум чамасы чыгымнар тотылган,- ди агрофирма директоры Фәргать Гаянов. Игенчелектән файда алу бик күп факторларга бәйле шул. Вакытында чәчмәсәң, җыеп алмасаң, яхшы орлык кулланмасаң, файда кертү турында уйларга да кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев