Нократ

Фәрештәгә тиң әби

Һәркем үз тормышын үзенчә үтә: кемдер бары үзе өчен генә яши, икенчеләр башкалар өчен дә җан ата. Безнең әбиебез әнә шундый үзе өчен генә яши алмаучылардан. "Мин үземнең тату гаиләм, әйтеп бетергесез ләззәт бирүче яраткан эшем булуы белән чиксез бәхетлемен",-дип әбием еш кабатлый. Аны кем булып эшли дип уйлыйсыз? Балалар...

Һәркем үз тормышын үзенчә үтә: кемдер бары үзе өчен генә яши, икенчеләр башкалар өчен дә җан ата. Безнең әбиебез әнә шундый үзе өчен генә яши алмаучылардан.

"Мин үземнең тату гаиләм, әйтеп бетергесез ләззәт бирүче яраткан эшем булуы белән чиксез бәхетлемен",-дип әбием еш кабатлый. Аны кем булып эшли дип уйлыйсыз? Балалар бакчасы мөдире. Кәүсәрия Әхмәтова бик озак еллар шәһәребездәге 11нче санлы "Энҗе" бакчасы белән җитәкчелек итте. Ә бүгенге көндә Балтач районында аның кул астында уңышлы гына эшләп килүче мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесен халыкта "шатлык йорты" дип йөртәләр. Әбием бар йөрәген, күңелен эшенә багышлый. Һәрвакыт яңалыкка, үзенчәлеклелеккә омтылуы белән бар коллективын үзенә ияртә. Аның янәшәсендә җиң сызганып эшкә керешми калырмын димә. Сабыйлар аңа тереклек кояшка үрелгәндәй тартылалар. Чөнки аның күзләреннән, елмаюыннан нурлар бөркелә. Әбием-киң күңелле, олы йөрәкле кеше. Авылдашлары аны чәчәкләр патшабикәсе дип тә йөртәләр. Аның кайгыртучан куллары әзерләгән табигать почмагына бер генә тәҗрибәле бакчачы да битараф кала алмый. Менә гладиолуслар, кашкарыйлар, розалар, георгиннар түтәле. Янәшәдә-кыр чәчәкләреннән торганы. Ясалма күлдә каз-үрдәкләр йөзеп йөри... Кара көзгә кадәр аның бакчасы җиләк-җимештән, яшелчәдән өзелми. Кәүсәрия әбиебез килеп керсә, өебез тагын да яктырып, бүлмә гөлләребез матурланып киткәндәй була миңа. Ә борчу-мәшәкатьләр шунда ук эреп юкка чыга. Әбиебез-безнең өчен тормыш дәрте бирүче, матурлыкны һәм кешелеклелекне аңларга өйрәтүче изге фәрештә.

Таһир Әхмәтов, 2нче лицейның 10нчы сыйныф укучысы, "Медиа үзәк" әгъзасы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: