Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәнни эштә – мәчетләр язмышы

13 нче ел рәттән Казан шәһәренең 81 нче мәктәбендә яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары уза. Аны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты уздыра. Укучылар укытучылары җитәкчелегендә төрле темаларга язылган фәнни эшләрен югары уку йортлары галимнәреннән торучы мәртәбәле жюри каршында яклыйлар. Әлеге укуларда мин дә ике ел...

13 нче ел рәттән Казан шәһәренең 81 нче мәктәбендә яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары уза. Аны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты уздыра. Укучылар укытучылары җитәкчелегендә төрле темаларга язылган фәнни эшләрен югары уку йортлары галимнәреннән торучы мәртәбәле жюри каршында яклыйлар.

Әлеге укуларда мин дә ике ел катнаштым. Быелгы укуларда мин жюри хөкеменә үземнең Уразбахты авылы мәгърифәт тарихына багышланган фәнни эшемне тәкъдим иттем һәм беренче урын яуладым. Әлеге эшемнең макстаты-туган авылымның мәчетләре һәм мәхәлләләре тарихын өйрәнү, аларның халыкка дини һәм милли тәрбия, мәгърифәт нуры чәчүдәге ролен ачыклау булды. Шушы максаттан чыгып мәктәбебез (Мин Урта Кирмән мәктәбенең 9 классында укыйм) һәм районыбыз музейларында сакланучы архив документларын өйрәндем, тема буенча махсус әдәбият укыдым, авылның өлкән кешеләре сөйләгәннәрне язып алдым. Минем шундый эш белән йөргәнемне белгән әти-әни, авылдашларым кулдан килгәннең барын да эшләделәр. Әлеге фәнни эш шуның белән үзенчәлекле, ул Уразбахты авылының, халкының үзенчәлекле сыйфатларын ачып бирү белән бәйләп алып барылды. Татарстан милли архивыннан алынган мәчет проекты күчермәсенең аңлатма язуыннан күренгәнчә, Уразбахтының икенче мәхәллә мәчетенең проекты 1898 нче елның 2 ноябрендә үк Казан губерна идарәсенә раслауны сорап тапшырылса да, 1904 нче елда гына расланган. Әлеге мәчет манарасын шәмдәй тотып 47 ел клуб, 28 ел склад ролен үти.
Ремонт, хәстәр күрмәгән мәчетнең манарасы 80 елдан соң, узган гасырның 1985 нче елында, бер давыллы көндә авып төшә. Совет чорында районыбызда исән калган ике мәчетнең берсе була ул. 1940 елларда мәчет манараларына балта чабу башлангач, авыл халкы уяулык күрсәтмәгән булса, бу мәчетнең дә манарасы җиргә мәтәлдерелгән булыр иде. Авылым ир-егетләре бердәй дулкын булып беләкләренә кызыл чүпрәк бәйләгән әлеге активистлар өстенә ташланалар. Вакыйганың мондый борылыш алуын көтмәгән балталы денсезләргә качып китүдән башка чара калмый. Шул көннән башлап авылдашларым чиратлап кизү торып манараны саклыйлар. Ул вакыйгалардан соң күп еллар узган. Бүген инде башка заман.
Татар-мөселманнар, мөмкинчелектән файдаланып, җимерелгән мәчетләрне торгызу өчен зур көч һәм тырышлык куйдылар. Минем туган авылымда да бүген гөрләп мәчет эшли. Көн саен авыл өстенә моңлы азан тавышы тарала. Абыстай белән муллабыз халыкны агарту, динле итү юлында армый-талмый хезмәт куялар. Мәктәп укучылары белән бергә өлкән яшьтәгеләрне дә бер өстәл артына утыртып гарәп графикасына өйрәтәләр, дин сабаклары укыталар. Өйрәнүләрем нәтиҗәсе буларак барлыкка килгән шушы хезмәтем авылым мәчетендә үзенең лаеклы урынын алды.
Фәннүр Гыйбазов, Уразбахты авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев