Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фиргавеннәр чир җибәргән

Көньяктан нинди генә чирләр керми безгә-СПИД, кош гриппы, дуңгызларның Африка чумасы, ваба... Инде көнбатыш Нил лихорадкасы дигәне дә тарала башлаган. Минневәрис Мингалиев Бу хакта муниципаль район башкарма комитетының эпидемиягә каршы санитар комиссиясе утырышында да билгеләп үтелде. Көрәшү өчен әлегә вакцинасы да булмаган әлеге куркыныч авыру белән былтыр Россиядә 470 кеше...

Көньяктан нинди генә чирләр керми безгә-СПИД, кош гриппы, дуңгызларның Африка чумасы, ваба... Инде көнбатыш Нил лихорадкасы дигәне дә тарала башлаган. Минневәрис Мингалиев Бу хакта муниципаль район башкарма комитетының эпидемиягә каршы санитар комиссиясе утырышында да билгеләп үтелде. Көрәшү өчен әлегә вакцинасы да булмаган әлеге куркыныч авыру белән былтыр Россиядә 470 кеше авырган булган инде. Ул кешегә черкиләр һәм талпаннар тешләгәндә йога икән. Вирусы табигый шартларда бик яшәүчән. Аның белән авыручылар Мисырда һәм Израильдә аеруча күп. Хәзер Мамадыш халкы да Мисыр курортларына ял итәргә еш йөри башлады. Димәк, әлеге авыруның безгә килеп җитү куркынычы да арта. Комиссия утырышында котыру, ГЛПС авыруларына каршы профилактик чараларны көчәйтү турында да сүз булды. Былтыр этләр һәм башка хайваннар тешләп район үзәк хастаханәсенә 135 кеше мөрәҗәгать иткән булган. Аучылар аткан өч төлкедә котыру авыры табылган. Әлеге авыруга каршы районда байтак чаралар күрелә. Былтыр шәһәрдә 163 эт атылган булган. Быелга чыккач та оештырылган. Хат ташучыларга һәм ветеринарларга бушлай вакцинацияләү үткәреләчәк. Комиссия әгъзалары киләсе утырышларның берсендә район территориясендәге аучылык хуҗалыклары җитәкчеләрен тыңларга тәкъдим иттеләр. Бездә хәзер җиде аучылык хуҗалыгы бар. Әмма аларда котыру авыруына каршы юнәлешле эш алып барыла, дип әйтеп булмый. Төлкеләргә ау оештырылмый, кабан дуңгызларын аткач, анализга алып килмиләр. Ә бит аларда дуңгызларның Африка чумасы да булырга мөмкин. ГЛПС авыруының 2011дә районда-27, 2012дә 19 очрагы теркәлгән булган. Быел да авыручылар булган инде. Яз җитүгә аны йоктыру куркынычы тагын да арта. Чөнки барыбыз да табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Ә анда безне нинди генә авырулар көтеп тормый. Комиссия әгъзалары балаларның лагерьлары оештырылачак җирләрнең барысында да дератизация чаралары үткәрергә кирәклеген искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев