Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фирдәүсәгә ачык хат

"Нократ" гәҗитенең 16нчы гыйнвар санында чыккан "Яңа елны искечә" дигән тәнкыйть мәкаләсен укыганнан соң туган фикерләр. Резидә Исрафилова, Түбән Яке авылы Фирдәүсә, синең кебек ялгызың өч бала үстереп, ике төрле эш башкарып, тормыш йөген тартучы хатыннар сирәктер ул. Алия кебек кешедән гаеп эзләүчеләргә төкер син. Нәрсә эшләп күрсәткән соң ул...

"Нократ" гәҗитенең 16нчы гыйнвар санында чыккан "Яңа елны искечә" дигән тәнкыйть мәкаләсен укыганнан соң туган фикерләр.

Резидә Исрафилова,

Түбән Яке авылы

Фирдәүсә, синең кебек ялгызың өч бала үстереп, ике төрле эш башкарып, тормыш йөген тартучы хатыннар сирәктер ул. Алия кебек кешедән гаеп эзләүчеләргә төкер син. Нәрсә эшләп күрсәткән соң ул талибә? Ул азрак акыллы булса: " Кая, Фирдәүсә апа, клуб эшли, андагы мәшәкатьләрне үзең генә ерып чыга алмассың, яныңда укытучылар да күренми, берәр ярдәм кирәк түгелме?" - дип сорар иде. Шәһәрдән авылга дискотекага кайткан, имеш. Фирдәүсә апасы гәүдәсен кыйшык-пыйшык боргалап, аның күңелен күрергә тиеш, янәсе. Яшь бит әле син, кызым. Яшь чагында яшьнәп торырлык булмагач, нигә дип клубка чыгарга?

Кызганычка каршы, бүгенге буынга әдәпсезлек, әхлаксызлык, миһербансызлык, ихтирамсызлык, кеше хәлен аңламау кебек сыйфатлар хас. Дөньяны матурлык коткара, дигән булалар. Ә бит матурлык алдында "Рухи" дигән сүз торырга, ул бала күңеленә кечкенәдән үк керергә, аны мәктәптә укыган елларында озатырга тиеш. Сабый күңеле ак кәгазь. Ул укытучысын әти-әнисенә караганда белдекле саный. Безнең буынны ата-аналар тәрбияләмәде. Әтиләр сугышта иде. Китап укыдык. Алар да тәрбияләде безне. Хәзер аны укучылар сирәк бүген. Бөтен мәдәни тормыш мөгаллим вә мөгаллимәләр җилкәсендә иде. Хәзерге вакытта биш-алты дистә балага 20ләп укытучы белем бирә. Алар ни үзләре, ни укучылар белән концерт-театрлар оештырмыйлар. Мин бу сүзләрне үзебезнең авылга бәйләп язам. Кичен клубка керсәң, укучылар сөрән ярып йөри. Җитмәсә, карт-корыларның капкаларын бикләп, тәрәзәләренә шарлар һәм башка әйберләр элеп, шушы гамьсезлекләреннән тәм табалар. Бер кешенең эше икенчегә җиңел күренә. Безнең авыл мәдәният учагына да кемнәр генә кереп эшләп карамады. Икешәр-өчәр мәртәбә килүчеләр булды. Ярый әле Түбән Якедә Басыйр абый балалары бар. Ике ир баласы, килене эшләп чыктылар. Хәзер - кызы Миңнекамал. Дөрес, ул да берничә мәртәбә клубны җитәкләде. Аны алыштырганнар озак эшләмиләр, яңадан аңа киләләр. Рәхмәт укырга кирәк бүгенге көндә мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә. Ходай сабырлык бирсен үзләренә.

Фирдәүсә, синең кебек фанатлар гына әлеге тармакта хезмәт куя. Башыңны югары тот!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев