Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фаяз абыйдан окрошка

Газетабыз битләрендә өр-яңа сәхифә башларга булдык. Хәтерләсәгез, июль аенда РайПО кафеларында француз кухнясы көннәре үтүе турында язган идек. Башка айларда башка халыклар ризыклары тәкъдим ителәчәк. Ә безнең, үз чиратыбызда, Мамадыш кухнясы турында язасыбыз килә. Билгеле инде, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең ярдәм белән. "Тәмле булсын"да сез тәкъдим иткән тәм-томнарның рецептлары урын алачак....

Газетабыз битләрендә өр-яңа сәхифә башларга булдык. Хәтерләсәгез, июль аенда РайПО кафеларында француз кухнясы көннәре үтүе турында язган идек. Башка айларда башка халыклар ризыклары тәкъдим ителәчәк. Ә безнең, үз чиратыбызда, Мамадыш кухнясы турында язасыбыз килә. Билгеле инде, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең ярдәм белән. "Тәмле булсын"да сез тәкъдим иткән тәм-томнарның рецептлары урын алачак. Үзенең "фирменный" блюдосын ничек пешерүе хакында сөйләргә теләүчеләр 3-15-01, 3-17-65 телефоннарына шалтыратып хәбәр итә ала. Райондашларыбызны кемнәр ниләр белән "сыйлар" икән? Шалтыратулар көтеп калабыз. Район почта элемтәсе узелы начальнигы Фаяз Габдрахманов моннан берничә ел элек җирле телевидениедә яңа ел табынына салат әзерләп күрсәткән иде. Район газетасында өр-яңа сәхифәнең беренче герое булырга, үзенең рецепты турында сөйләргә дә каршы килмәде. "Кечкенәдән әби белән әнинең безгә һәрвакыт тәмле ризыклар пешереп ашатканы хәтергә сеңеп калган. Тормыш иптәшем Рәфиядән дә бик уңдым: ул да төрледән-төрле тәм-томнар әзерләргә ярата. Аның чәк-чәкләрен, бавырсакларын туган-тумачалар хәтта заказ биреп тә пешертәләр. Без бик кунакчыл гаилә. Төрле бәйрәмнәргә әзерләнгәндә, кунаклар килгәндә үзем дә кухняга кереп, иптәшемә булышырга тырышам. Бергә эшләсәң күңеллерәк тә, тизрәк һәм тәмлерәк тә чыга бит ул. Янында ныклы терәге, һәр эшендә ярдәмче булырдай яраткан ире барын тойган хатын-кыз тагын да бәхетлерәк була. Иптәшемне бәхетле итү өчен мин барын да эшләргә әзер. Кулга эш кораллары алып ашарга әзерләүне хатын-кыз эше генә дип кабул итмим мин",-дип, бераз гаилә серләре белән дә уртаклашып алды ул эш барышында. Аның чын күңелдән, оста итеп сөйләвенә шаккатып утырган арада (күп булса ун минут вакыт үткәндер) җәйге ризык-салкын окрошка әзер дә булды. -Җәйге челләдә салкын ризык үтемлерәк булучан. Шуңа күрә окрошканы еш кына әзерлибез. Бик җиңел ясала ул. Савытка пешкән бәрәңге, бераз казылык (яки ит), кыяр турап салабыз. Ә йомырканың агын турыйбыз, сарысын горчица кушып блендерда әйләндереп алганнан соң өстибез. Бакчада үскән укроп, суган кыягы, петрушка кебек яшел тәмләткечләр салабыз. Тоз белән борыч-тәменә карап сибелә. Лимон кисәге салына. Иң ахырдан квас салып болгатыла. Өйдә ясалган квас булса окрошка тагын да тәмлерәк килеп чыга. Ә соңгы вакытларда без кибетләрдә сатыла торган әйрән белән дә ясый башладык. Алай да бик яхшы. Тагын бер серен ачам: бу ризыкка яшь бәрәңге салсаң бик үзенчәлекле була. Минем иптәшем иртә яздан өйдә бәрәңге кәлшәсе үстерә. Аннан аларны карлыган төбенә (ышыклык өчен) чыгарып утыртабыз. Шул рәвешле яшь бәрәңгене ел саен бөтен кешедән алда ашый башлыйбыз без. Шулай итеп, окрошка әзер. Майонез яки авыл сөт өстесе салып болгатып ашыйбыз. Салкын ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев