Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фатирымны “бушлай” бирәм

Мамадышта күчемсез милекләрен күбәйтүчеләр саны арта. 2013нче елның ярты елында теркәү палатасында милекне хосусыйлаштыру буенча 5670 гариза теркәлгән, ә узган елның алты аенда бу сан 7123 булган. Гап-гади табышмак: әгәр сезнең ике фатирыгыз булса, берсендә яшәсәгез, буш торганын нишләтәсез? "Арендага бирәм,"- ди күпчелек. Эре шәһәрләрдә мондый очракта аренда мөнәсәбәтләре турында...

Мамадышта күчемсез милекләрен күбәйтүчеләр саны арта. 2013нче елның ярты елында теркәү палатасында милекне хосусыйлаштыру буенча 5670 гариза теркәлгән, ә узган елның алты аенда бу сан 7123 булган. Гап-гади табышмак: әгәр сезнең ике фатирыгыз булса, берсендә яшәсәгез, буш торганын нишләтәсез? "Арендага бирәм,"- ди күпчелек. Эре шәһәрләрдә мондый очракта аренда мөнәсәбәтләре турында килешүне рәсмиләштерәләр, ә безнең Мамадышта ничек? Газетабыз битләрендә: "Вакытлыча яшәп тору өчен фатир кирәк," - дигән белдерүләр бик еш чыга. Автобус тукталышларындагы белдерүләр өчен куелган махсус стендларда да күп күрергә була аларны. Безнең яшь чакларда: моннан 30-40 еллар элек тә Мамадышның ялгыз әбиләре мич аралыгында яки өйләренең кече якларында сыену урыннары таба иде яшьләр. Шәһәребездә ДОСААФ автомәктәбе эшләгән чакта әбиләр укырга килгән егетләрне бишәр-алтышарлап кертергә тырыштылар. Алар карларын да көрәделәр, сулар да ташыдылар, утыннарын да кисеп-ярдылар. Ялгызларга фатир бәясе ун сум иде. Кеше өендә торгач, аның көен көйләмичә булдыра алмыйсың. Бер танышым: "Карын көрәмәгән идем, кич кайтуыма урыныма икенче кеше кертеп куйган. Төн уртасында чемоданны күтәреп чыгып китәргә туры килде,"- дип сөйләгән иде. Бүген ел саен Мамадышыбызда әллә ничә күпкатлы йорт файдалануга тапшыралар. Ә фатир мәсьәләсенең хәл итеп бетерелгәне юк әле. Бер сәбәбе, бәлки, социаль ипотека программасының чикләре бик тар булудадыр. Аның буенча фатирларны нигездә бюджет тармагында эшләүчеләр генә ала бит. Кызыксына торгач, үзебезнең коллективтан да бүген биш хезмәттәшләребезнең кеше фатирында торуы ачыкланды. Берсе өч ел элек үк бер агайның ике бүлмәле фатирында сыену урыны тапкан булган. Бүген анда өч кыз гомер кичерәләр. "Башта ай саен берәр мең сум түләп бара идек. Хәзер - мең ярым. Моңа коммуналь чыгымнар да өстәлә. Кышкы айларда өч мең биш йөз сумга тула," - диде берсе. Үземнең дә туганнан туган энекәш гаиләсе белән өч елдан артык кеше фатирында гомер кичерә инде. Башта Ушма аръягындагы яңа йортларның берсендә торганнар иде. Хәзер - Мамадышның үзендә. Алар ай саен 2500 сум түләп баралар. Моңа коммуналь чыгымнар да өстәлә. Ә икенче бер танышыбыз 38 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирда бишенче ел яши инде. Өч балалары бар. Башта ай саен берәр мең сум түләгәннәр. Узган елдан бәяне ике мең сумга күтәргәннәр. Шәһәребездә җиде йөзгә якын сугыш ветераны һәм аларның толлары яңа фатирлы булды. Тузган торак программасы буенча күченүчеләр дә шактый. Аларның күбесе бүген, оҗмахтагыдай шартларга рәхмәтләр укый-укый, яңа фатирларында гомер кичерәләр. Ә кайберләрендә-...квартирантлар яши. Яңа йорт файдалануга тапшырылып бер ай үтүгә үк, тәрәзәләренә челтәр дә эленмәгән фатирларның хуҗаларын эзләп тапсаң, алар сине бик шатланып фатирга кертәчәк. Закон нигезендә яшәргә фатир биреп тору, юристлар аша үзара килешү белән рәсмиләштерелеп, салым органнарында теркәлү узарга тиеш. Шул чакта гына квартирантлар фатирыңа зыян салган очракта, аны түләттерә аласың. Квартирантларны да хуҗа үзе теләгән вакытта куып чыгара алмый. Билгеле, фатир акчасыннан салым түләп барырга туры киләчәк. Салым органнарының районыбыздагы хезмәткәрләреннән сорап чыктым. Бездә килешү төзеп, салым түләүче бер генә кеше дә юк икән. Ә бит үзебезнең егетләр-кызлардан, яшь парлардан тыш, чит төбәкләрдән һәм илләрдән районга эшкә килүчеләр дә шактый. Миграция хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның беренче яртыеллыгында 175 Россия гражданины һәм 190 чит илдән килгән кеше вакытлыча пропискага кергәннәр. Россия гражданнарына вакытлы прописка биш елга, чит илләрдән килүчеләргә өч айга кадәр бирелә. Болар арасында атна-ун көнгә кунакка кайтучылар юк дәрәҗәсендә. Бөтенесе диярлек эшкә килүчеләр яки күченеп кайтучылар. Аларның барысы да фатир табып яши, акча түләп бара Ә фатир акчалары бернинди юридик документсыз гына хуҗалары кесәсенә агып тора. Илдә элеккеге тулай тораклар, кече гаиләләр фатирларына (малосемейка) охшашлы фатирлар төзү программасын башларга исәплиләр. Бу фатирның кара базарын бераз киметәчәк, билгеле. Әмма арендага бирү өчен фатирлар хәзергә юк шул әле.

Ольга Потеряхина, муниципаль район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире

-Районда халыкны торак белән тәэмин итү буенча күп кенә программалар эшли. "Социаль ипотека" программасы буенча соңгы ел ярымда 128 гаилә фатир алганнар иде. Бүгенге көндә 90га якын кеше исәптә торалар. Сугыш ветераннарына һәм аларның толларына 745 фатир бирелде. 2011-2012нче елларда "Тузган торак" программасы буенча 46 йорт (164) фатир сүтелде. 2007нче елдан 35 ятим балага фатир бирелде. Тагын 136 бала мохтаҗ булып исәптә тора. "Күп гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасына 62 гаилә исәпкә куелган. Инвалидларны һәм инвалид гаиләләрне, Төньяк районнардан күченеп кайтучыларны, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программалары буенча да чиратта торучылар бар.

Рәзинә Әхмәтшина, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча федераль хезмәтнең республика идарәсе Мамадыш бүлеге начальнигы

-Җирне, торак булмаган мөлкәтне арендага бирү очраклары булганы бар. Әмма торакны арендага биреп торуны берәүнең дә теркәгәне юк. Саба районына чылтыратып та кызыксынган идем. Аларда да мондый очрак булганы юк әле. Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә генә бардыр ул. Закон нигезендә, 11 айдан озаграк срокка арендага алына икән, килешү бездә теркәлү узарга тиеш.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев