Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фаҗигаләр һаман арта

1нче июль көнне Татарстан юлларында транспорт һәлакәтендә ун кешенең гомере өзелә. Шуның дүртесе-Мамадыш-Кукмара трассасының күрше район территориясендә. Агымдагы елда республикада юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Моның сәбәпләре нидә соң? Әнә шул сорауларга җавап табарга тырышылды Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, җөмһүриятебезнең баш дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында узган...

1нче июль көнне Татарстан юлларында транспорт һәлакәтендә ун кешенең гомере өзелә. Шуның дүртесе-Мамадыш-Кукмара трассасының күрше район территориясендә. Агымдагы елда республикада юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Моның сәбәпләре нидә соң? Әнә шул сорауларга җавап табарга тырышылды Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, җөмһүриятебезнең баш дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында узган дәүләт комиссиясе утырышында. Соңгы елларда автотранспорт саны күзгә күренеп артты. Руль артына исерек хәлдә утыручыларга каршы кискен көрәш алып барылуга карамастан, әлеге бәланең тамырына балта чабылганы юк әле. Безнең районда гына да агымдагы елның беренче яртыеллыгында 73 водитель "градус астында" автомашина белән идарә иткән өчен тоткарлана, араларыннан исереклекне тикшерү максатыннан медицина күзәтүе үтәүдән баш тартучылары да бар. Иң зур проблема-тизлек режимын сакламау. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан районыбыз юлларында ел башыннан 26715 тизлекне арттырып йөрүче ачыкланган. Бу барлык юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 93 процентын тәшкил итә. Юл-транспорт фаҗигаләренең зур өлеше шулар аркасында килеп чыга да инде. Гыйнвар-май айларында төбәгебездә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең яртысыннан артыгына алар гаепле. Нәтиҗәдә алты кешенең гомере өзелгән, 33е төрле тән җәрәхәтләре алган. Әсгать Сәфәров торак пунктларында, трассаларда юл билгеләрен тиешле таләпләргә туры китереп урнаштыруга, аларның җитәрлек булмавына да басым ясады. Бигрәк тә шәһәрләрдә урамнар кисешкән һәм җәяүлеләр чыга торган урыннарда алар я тиешенчә урнаштырылмаган, я бөтенләй юк.. Кызганычка каршы, районыбызда да юл-транспорт һәлакәтләре саны, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, шактыйга арткан. Былтыр 33 очрак теркәлгән булса, быел әлеге күрсәткеч 18гә күбрәк. Нәтиҗәдә сигез кеше (былтыр-7) һәлак булган, 60 кеше (52) төрле тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәтләрнең күпчелеге Казан-Яр Чаллы трассында теркәлә. 29нчы июнь көнне руль артына 82 яшьлек өлкән кеше һәм артына 13 яшьлек кыз бала утырган "ИЖ" мотоциклы "Трудовик" җәмгыяте ягыннан килүче юлдан Казан-Яр Чаллы трассасына чыкканда "ВАЗ-2106" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике транспорт та юл читенә төшеп китәләр. Мотоцикл хуҗасы авыр тән җәрәхәтләре белән Алабуга шәһәренә хастаханәгә озатыла һәм шунда вафат була. Ә кызның сул аягы җитди зыян күрә. Быел һәлакәтләрнең район юлларында да нык артуы күзәтелә. Былтыр әлеге сан 5 булса, быел 14не тәшкил иткән. Авыл юлларында дүрт гомер өзелгән. Ә моңа чаклы мондый очраклар бөтенләй теркәлми иде диярлек. Бүгенге көндә шәһәр урамнарында да тыныч түгел. Унбер юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 13 кеше төрле тән җәрәхәтләре алганнар. Узган ел бу саннар 6 һәм 9 иде. Утырышта бүген зур проблемага әверелгән юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен ЮХИДИ бүлекләренә төрле мәгълүмат чараларын киң кулланырга кирәклеге дә ассызыкланды.

Николай Михайлов 29нчы июнь көнне әлеге юлтранспорт һәлакәтендә 82 яшьлек бабайның гомере өзелде.

Рамил Шиһапов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев