Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Евровидениедәге кебек

Районыбыз мөгаллимнәре узган атнаның җомгасында укытучыларның республика спартакиадасыннан җиңү белән кайттылар. Моңарчы алар өч ел рәттән өченче булганнар иде. Ярышларның конкрет нинди төрләрне эченә алачагы октябрь башында гына билгеле булган. Ә аңарчы, сентябрь ае барышында, регламент берничә тапкыр үзгәреш кичергән. "Алабугага тренировкаларга йөри генә башлыйбыз, ул төрне спартакиададан төшереп калдыруларын...

Районыбыз мөгаллимнәре узган атнаның җомгасында укытучыларның республика спартакиадасыннан җиңү белән кайттылар.
Моңарчы алар өч ел рәттән өченче булганнар иде. Ярышларның конкрет нинди төрләрне эченә алачагы октябрь башында гына билгеле булган. Ә аңарчы, сентябрь ае барышында, регламент берничә тапкыр үзгәреш кичергән. "Алабугага тренировкаларга йөри генә башлыйбыз, ул төрне спартакиададан төшереп калдыруларын хәбәр итәләр. Берничә тапкыр шулай булды. Болар безнең җыелма командабызны чыныктырды һәм дуслаштырды гына," - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ришат Сәмигуллин. "Укучыларыбыз Татарстан, Россия күләмендәге ярышлардан беренче урыннарны алганда, җиңмәсәк, гөнаһ булыр иде," - диде мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе, команданы оештырып спартакиадага алып бару өчен җаваплы булган Зөфәр Саттаров. Әйе, укучыларыбыз нинди генә төр ярышларда, конкурсларда катнашмыйлар һәм чемпион калып, призлы урыннар яулап Мамадыш исемен югары күтәрмиләр хәзер. Аларны бит ул ярышларга, конкурсларга тренерлары гына түгел, укытучылары да әзерләшә. Укытучылар - үзләре дә әти-әниләр, балалар, мал, кош-корт үстерәләр. Һәр спорт төре буенча җаваплы итеп мәктәп директорлары беркетелгән булган. "Мин шашка ярышлары өчен җаваплы идем. Мәгариф бүлеге хезмәткәре Эльвира Хәмидуллина ярышларда катнашканда, аның бер яшьлек баласын карап утырдым," - ди шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп директоры Рөстәм Гыйлаев. Татарстан күләмендә 1нче урынны яулау - бик зур җиңү. Бу җиңүнең әҗере дә булыр билгеле. Хәзергә кубок һәм биш йөз мең сумга сертификат белән кайтканнар алар. Элекке елларда, өченче урыннары өчен, олы автобусларбелән бүләкләнгән булганнар. Евровидениедәге кебек, киләсе елгы спартакиаданы Мамадыш кабул итәчәк.
Җиңү алып кайтучы мөгаллимнәребезне муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов каршы алып тәбрикләделәр.
Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев