Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Евростандартлар буенча

Мамадышның җәмәгатьчелек судьялары өй туе үткәрде. Алар тормышындагы бу истәлекле вакыйга белән котларга бик күп кунаклар җыелган иде. Шәһәребездә җәмәгатьчелек судьясы ике меңенче елның декабрь аенда эшли башлый. Хәзер районыбызда ике участок һәм ике судья. Аларның яңартылган, заман таләпләренә җавап бирерлек итеп ремонтланган биналарын ачу шатлыгын уртаклашырга башкалабыз Казаннан олы...

Мамадышның җәмәгатьчелек судьялары өй туе үткәрде. Алар тормышындагы бу истәлекле вакыйга белән котларга бик күп кунаклар җыелган иде. Шәһәребездә җәмәгатьчелек судьясы ике меңенче елның декабрь аенда эшли башлый. Хәзер районыбызда ике участок һәм ике судья. Аларның яңартылган, заман таләпләренә җавап бирерлек итеп ремонтланган биналарын ачу шатлыгын уртаклашырга башкалабыз Казаннан олы кунаклар, күрше районнардан хезмәттәшләре килде. Моннан чирек гасыр элек җиткерелгән әлеге бинада район халык контроле комитеты да, капиталь төзелеш бүлеге дә, салым инспекциясе дә эшләде. "Мамадыштөзү" җәмгыяте көче белән бина танымаслык булып үзгәргән. Беренче катындагы гаражлар урынында суд, судьялар өчен киңәшләшү заллары, хезмәткәрләрнең эш бүлмәләре. Бина үзе тыштан керамогранит плитәләр белән төрелгән. Тантанада катнашкан муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та: "Мамадышыбызны бизәп торучы биналарның берсенә әйләнде,"-дип әйтеп узды. "Барлык нормативлар буенча да үзенең максатына туры килә торган бина булган. Кеше судка гаделлек эзләп килә. Монда шушы матур бина кебек матур, гадел хөкемнәр генә чыгарылсын,"-диде Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гилазов. "Җәмәгатьчелек судьясы бинасы-районның йөзе ул. Сез бүген башка районнарга да таратырлык шатлык бүләк иттегез,"-диде республика Юстиция министры Мидхәт Курманов. Өченче участок та оештырып, бинага тагын бер кат өстәү мөмкинлеген дә искәртте ул. Ишектәге кызыл тасманы кискәч, кунаклар барлык заллар һәм бүлмәләр белән танышып чыктылар һәм бинаның Европа стандартларына җавап бирерлек итеп ясалуын билгеләп үттеләр.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев