Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш өчен җан ата

Зоотехникның гадие генә түгел, яхшысы булам, дип вәгъдә иткән иде ул әти-әнисенә. Сүзендә торды. Узган гасырның җитмешенче еллар уртасында колхоз белгечләре бик дәрәҗәле иде. Кече Кирмәндә дә зоотехник-агроном булып Илдус Мөхәммәдиев, Хамис Вәлиев кебек асыл егетләр эшләде. Әти-әнисе гади колхозчылар булган Рәис тә аларга сокланып, туган авылына белгеч булып кайтырга...

Зоотехникның гадие генә түгел, яхшысы булам, дип вәгъдә иткән иде ул әти-әнисенә. Сүзендә торды. Узган гасырның җитмешенче еллар уртасында колхоз белгечләре бик дәрәҗәле иде. Кече Кирмәндә дә зоотехник-агроном булып Илдус Мөхәммәдиев, Хамис Вәлиев кебек асыл егетләр эшләде. Әти-әнисе гади колхозчылар булган Рәис тә аларга сокланып, туган авылына белгеч булып кайтырга хыялланып үсә. Сигезенче классны тәмамлауга Минзәлә совхоз-техникумына укырга керә. Анда бик яхшы укый. Тырыш егетне группа комсоргы итеп сайлап куялар. Укып бетерүгә туган авылына кайтып "Кызыл партизан" колхозында зоотехник булып эшли башлый. Аны Югары Яке фермасына беркетәләр. Бөтен теләк-омтылышлары ак хыяллар белән генә сугарылган егет идарә утырышларында Югары Яке фермасы малларына рационны күбрәк азык белән төзетү өчен хуҗалык рәисе Мәснәви Гаффаров белән дә бәхәсләргә керә. Чөнки күбрәк ашаткан саен мал сөтне дә күбрәк бирә, тизрәк көрәя дә. Егетнең тырышлыгын район белгечләре дә бик тиз күреп өлгерәләр. Колхозда җиде-сигез ай эшләүгә районның нәсел эше бүлеге начальнигы Александр Медведев Рәис Гасыймовны үз янына эшкә чакыра. Бераздан ул район авыл хуҗалыгы идарәсенә өлкән зоотехник итеп күчерелә. Урыннар алышынган саен эш колачы да киңәя. Идарәдә инде аңа районның бөтен хуҗалыкларында эшнең оештырылышына күзәтчелек итәргә, юнәлеш бирергә кирәк. Сиксәненче елларда районда йөздән артык ферма исәпләнә иде. Район белгечләре иртәнге дүрттә-биштә дә фермаларга барып чыктылар. Төнлә дә тикшереп кайттылар. Читтән торып югары белем алырга да өлгерде Рәис. Ун ел дәвамында ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнүче "Вита" оешмасын да җитәкләп алды ул. Кабат яңадан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә бүлек начальнигы булып кайтты. Хезмәте җаваплы. Ел дәвамында хуҗалыклар күпме ит һәм сөт җитештерәсен планлаштырырга, шуның үтәлешенә ирешергә кирәк. Сөтнең сыйфатын да контрольләрендә тоталар. Отчетлар кабул иткәндә һәм төзегәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк аларга. Терлекчелекне алып баруда үзгәрешләр булып кына тора бит. Хәзер малларга төрле азык катнашмалары, витаминлы өстәмәләр бирә башладылар. Ярты районга «ДеЛаваль» сөтүткәргечләре урнаштырдылар. Элек бөтен маллар да бәйләп асрала иде. Хәзер чылбырлар кирәк булмый башлады. Маллар иркендә йөри, теләгән вакытында ашый. Нәсел эшендә тулысынча диярлек ясалма орлыкландыру кулланыла. Хуҗалыкларның зоотехникларын һәм ферма мөдирләрен ай саен диярлек семинарларга җыеп яңа эш алымнарына, алдынгы тәҗрибәләргә өйрәтәләр. Районда соңгы елларда нәсел эшенең нык яхшыруына ул да сөенеп бетә алмый. "Тәкәнеш", "Нократ" агрофирмалары, "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте күпләп нәселле буаз таналар кайтардылар. "Тәкәнеш" дәүләт нәсел берләшмәсенә дә керде. Хәзер үзе таналар сата алачак. Элек "Мамадыш" совхозы белән "Туган як" хуҗалыгының Зур Өске фермасы нәселле дуңгызлар саталар иде. Бу бит өстәмә рәвештә акча кертү юлы да. Терлекчелек белән ел дәвамында, 365 көннең берсен дә калдырмыйча шөгыльләнергә кирәк шул. "Эш тә бик кызыклы безнең. Абзарга килеп керсәң, берәр сыер бозаулаган була, бозавы янында йөгереп йөри. Сыер савучылар белән сөйләшеп китсәң, бөтен серләрен бушаталар,"-дип сөйли Рәис. Гомере кешеләр арасында, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып узган кеше икеләтә бәхетле шул. Рәиснең бөтен хезмәт юлы бала чагыннан ук сайлаган хезмәтендә уза. Мамадышка килеп эшли башлавына да утыз бер ел вакыт узган инде. Районыбызның данын күтәрүгә дә үзенең саллы өлешен кертә ул. Хезмәте күп кенә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район җитәкчеле Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән.

Вәрис Гали Районның баш белгече Рәис Гасыймов. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев