Нократ
  • Рус Тат
  • Ерактагы якын кардәшләр

    Ульян өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре - сигез мөслимә ике көн рәттән Мамадышта кунакта булып китте. Районныбызның "Ак калфак" ошмасы рәисе Розалия ханым Ибраһимова һәм аның ярдәмчеләре аларны Мәскәү-Уфа трассасындагы "Рәхмәт мәчете" янында ук каршы алды. Районның Шәйхи Маннур исемендәге "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган "Шигърият мәйданы"нда алар...

    Ульян өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре - сигез мөслимә ике көн рәттән Мамадышта кунакта булып китте. Районныбызның "Ак калфак" ошмасы рәисе Розалия ханым Ибраһимова һәм аның ярдәмчеләре аларны Мәскәү-Уфа трассасындагы "Рәхмәт мәчете" янында ук каршы алды. Районның Шәйхи Маннур исемендәге "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган "Шигърият мәйданы"нда алар халкыбыз, динебез, телебез, милли киемнәребез турында фикер алыштылар.
    Арадан иң олылары - ун ел буе "Ак калфак" оешмасын җитәкләп баручы хаҗия Асия Мөлекова да бар иде. Асия ханым белгечлеге буенча экономист. Барысын да санап-исәпләп кенә эшкә алына. "Татар ашлары" кафесында хуҗабикә булган. Беренчеләрдән булып кафесында камыр ризыклары пешереп сата башлаган. Ашларны һәрвакыт төрләндереп, тәмле итеп пешергән. Шулай итеп аларга тамак ялгарга йөрүчеләр көннән-көн арткан. Кафесы ябылганчы, утыз ел буе ятимнәр йортына ярдәм иткән. Рамазан, Корбан гаете, Халыкара балаларны яклау көннәрендә балаларга бүләкләр, телевизор, келәм кебек кирәк-яракларны алып биргән.
    Ә инде 9 май, 23 февраль, 7 ноябрь көннәрендә сугыш, хезмәт ветераннарын җыеп сыйларга кирәк, дигән фәрман рәсми рәвештә өлкә хөкүмәтеннән төшерелгән. "Өстәлдә "фронтовой" йөз грамм да булырга тиеш, диделәр. Ничек инде? Мин бит мөселман кешесе, аракы, сыра сатмыйм. Ә монда олы кешеләргә аракы салып торыйммы? Юк, тагын бер кат юк, дидем дә, киттем хөкүмәт йортына. "Дәшмәгез дә, сөйләшмәгез дә! Мин аракы сатмыйм! Ветераннар арасында мөселман канкардәшләрем дә бар. Шуларны җыеп, аракысыз гына мәҗлес үткәрергә риза," - дидем. Бик ачуландылар, әлбәттә. Ә инде чигенергә теләмәвемне күреп, күнделәр," - дип сөйли милләттәшебез. Шулай итеп, ул беренче көннән үк кафе тирәсендә татар кешеләрен җыя башлаган. Аннары, "Туган тел" татар оешмасы барлыкка килгәч, үзе дә аларга бүлмә бүлеп биргән, һәм шунда милли мәсьәләләрене дә бергәләп хәл итә башлаганнар. Лаеклы ялга китәргә карар кылгач, губернаторлары аңа "Ульян өлкәсенең атказанган сәүдә хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирә. "Халык кафемны әле дә оныта алмый." - ди үзе өчен түгел, халык өчен, дип әшләгән Асия ханым.
    Хәзерге вакытта Ульян өлкәсенең "Ак калфак" җәмгыяте белән рәислек итә. "Аны башлап җибәрү бик авыр булды, - дип искә ала Асия ханым. - Алты кешедән торган төркем җыелды. Бүлештек - кем балалар, кем танышу бүлекләре, кем мәдәният белән җитәкчелек итә. Тора-бара безнең тирәдә йөзләгән инициативалы хатын-кызлар тупланды, алар да үзләренең дус-ишләрен оешмага алып килделәр. Районнарда да филиаллар булдырылды." Аларның төп максаты - халыкка гореф-гадәтләребезне кайтару, телебезне, мәдәниятебезне саклау. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен "яхшы" билгеләргә тәмамлап кайтканнан соң, Ислам дине нигезләрен укыта башлаган. Йөзләгән кешеләргә дин сабаклары биргән. Алар барысы да "Ак калфак"ның "Хаҗиләр мәктәбе"нә йөриләр.
    Мамадыштагы аккалфаклыларның уздырып җибәрүләре - аларның барысының да бер төрле итеп тектерелгән күлмәкләре булуы аларны сокландырды.
    Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк та, халкыбыз нинди дәвер, чор аша үткәнен уйлыйк. "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк," - диләр. Дөрес сүзләр. Озатканда Урта Кирмән янындагы халык хәтере булып яшәүче "Изгеләр чишмәсе"нә алып бардык. Кыйблага карап агучы җиде чишмә (җырларда җырланган "Җидегән чишмә"!) суы белән сихәтләнергә дип безнең төбәккә әллә кайлардан киләләр. Таудагы чишмәләр кешенең кан әйләнеше системасын хәтерләтеп тоташкан. Беренчесе йөрәккә, икенчесе кулга, кырыйдагысы күзгә дәва бирә, ә иң өстәгесен җан чишмәсе диләр. Басмадан керүгә беренче чишмәдә кулыңны өч тапкыр чайкап, һәрберсен уң кул белән эчеп барырга кушалар. "Җирле болгар халкы зур яуда җиңелүгә дучар булгач, шушы тауларга "ай-тау, ай-тау!"- дип качкан. Тау аларны саклап калган. Биредә бик күп изге рухлар яши, имеш. Алар төннәрен мәктәп укучылары ясаган чатырга җыелалар. Шунда килеп намаз укысаң, күп чирләрдән котылып булла, диләр, " - дип сөйләгәне бар Урта Кирмән урта мәктәбе тарих укытучысы Ринат Хәйруллинның. Изгеләр чишмәсе тарихы легендалар, риваятьләр белән тулып ташкан. Ап-ак киемле бабайны да, көянтә-чиләк аскан ак киемле кызларны да биредә еш күрәләр. Кү-ү-үп вакыйгаларның шаһиты булган бу чишмәләр челтерәп агуын белә...
    "Сәяхәтләреннән алган онытмаслык тәсирләрне һәм рәхмәт хисләрен сүзләр белән генә белдереп бетерерлек түгел. Күнелебез монда тарта, тагын бер килербез," - диделәр алар саубуллашканда.
    Фирая Мингалиева
    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: