Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Электрон янчык” булдырыгыз

Электрон түләүләр бик уңайлы. Бүген "электрон янчык" дигән нәрсәдән файдаланучылар саны арта бара. Киләчәктә бу гадәти күренешкә әвереләчәк. Электроника ярдәмендә үзегез һәм гаиләгез өчен кәрәзле элемтә, Интернет, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне башкарырга, табибка, ЗАГС бүлегенә кабул ителергә, балалар бакчасына чиратка язылырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләргә һәм башка...

Электрон түләүләр бик уңайлы. Бүген "электрон янчык" дигән нәрсәдән файдаланучылар саны арта бара. Киләчәктә бу гадәти күренешкә әвереләчәк. Электроника ярдәмендә үзегез һәм гаиләгез өчен кәрәзле элемтә, Интернет, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне башкарырга, табибка, ЗАГС бүлегенә кабул ителергә, балалар бакчасына чиратка язылырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләргә һәм башка күп кенә гамәлләр башкарырга мөмкин. Әлбәттә, түләүләр Интернет челтәре аша башкарыла. Электрон акчаларның көче шунда: алар мизгел эчендә тиешле гамәлләрне теләсә кайсы вакытта һәм урында, минималь комиссия бәрабәренә башкарырга ярдәм итәләр. Чыннан да, бу бик җайлы бит? Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияттәге 131 хезмәт ТРның дәүләт һәм муниципаль Порталы - uslugi.tatarstan.ru - аша күрсәтелә. Дәүләт хезмәте күрсәтүләренең электрон вариантына күчү аз вакытны ала торган мәшәкатьләргә әйләнде. Бүгенге көндә "АК БАРС Onlaine" системасыннан файдаланучы райондашларыбызның саны арта бара. Югарыда телгә алынган хезмәт күрсәтүләр һәм түләүләрне, әгәр сез "АК БАРС" Банк клиенты булсагыз, өегездән чыкмыйча да башкара аласыз. -Пластик карталар белән эшләү бүлегендә сезгә логин, пароль һәм ачкыч күрсәтелгән ике карточка бирерләр, - ди банкның ОРБ күмәртәле бизнесны үстерү төркеменең өлкән белгече Эльвира Хәйриева. - Интернетка https://retail.akbars.ru сайтына кереп, төп биттә кызыксындырган функцияне сайларга мөмкин. Әйтик, сезгә ТКХ хезмәтләре өчен түләү кирәк, ди. "Мамадышский" ЕРЦ" ҖЧҖдән түләүләрне карап чыкканчыга кадәр барлык мәгълүматлар да күренәчәк. Тиешле сумманы керткәннән һәм счетның торышы турындагы мәгълүматны алуга ирешкәннән соң, операциянең дөреслегенә ышанырга була. Әзер схемалар гади. Бары тик лицевой счет номерын язганда ялгышмаска кирәк. Электрон түләү адресатка тәүлек әйләнәсендә барып ирешә. Шундый ук түләүләрне "Эссен" кибетендә урнашкан инфомат буенча да башкарырга мөмкин. Күргәнебезчә, электрон түләүләр үтә күренмәле. Кирәк икән, аның башкарылу фактын дәлилләү бернинди авырлык та тудырмый. Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүчеләр ай саен 1,2 миллион мәртәбә электрон хезмәттән файдаланалар. Узган елның башы белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 5 тапкырга күбрәк. Безнең районга килгәндә, шунысы кызык: "электрон янчык"тан файдаланучылар" (билгеле инде, монда интернетның ярдәме зур) авылда да, шәһәрдә дә бертигез. Наталья Якимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев