Нократ
  • Рус Тат
  • Ел мөслимәсе

    Казан шәһәре милли мәдәни үзәгендә узган Татарстан мөселман хатын-кызлар берлегенең II корылтае утырышы бетеп өйлә намазы укылып төшке ашка тәнәфестән соң тагын да күңелле вакыйга - Җөмһүриятебезнең төрле төбәкләреннән үз осталыкларын күрсәтергә җыелган мөслимәләребезнең "Ел мөслимәсе" бәйгесендә катнашуларын тамаша кылу булды. Районыбыз данын яклап Гүзәлия Гобәйдуллина үзенең кул эшләнмәләре -...

    Казан шәһәре милли мәдәни үзәгендә узган Татарстан мөселман хатын-кызлар берлегенең II корылтае утырышы бетеп өйлә намазы укылып төшке ашка тәнәфестән соң тагын да күңелле вакыйга - Җөмһүриятебезнең төрле төбәкләреннән үз осталыкларын күрсәтергә җыелган мөслимәләребезнең "Ел мөслимәсе" бәйгесендә катнашуларын тамаша кылу булды.
    Районыбыз данын яклап Гүзәлия Гобәйдуллина үзенең кул эшләнмәләре - чигүләре белән бөтенебезне таң калдырды.Чигү эшләнмәләренең аеруча матурлыгы һәм күплегенә бер кем дә тиңләшә алмады чигүле мендәрләр, сөлгеләр, ашъяулыклар белән бөтен сәхнә тулды. Кул эшләнмәләре номинациясендә Гүзәлиягә тиңнәр булмады. Нәтиҗәдә шәһәрдәшебез Татарстан мөселман хатын-кызлар берлегенең дипломына һәм призына лаек булды. "Ел мөслимәсе" исеме исә Мөслим районы вәкиленә бирелде. Әлеге ике чарада районыбыздан 5 кеше - дүрт делегат Әлфирә Миннегалиева, Гүзәлия Гобәйдуллина - конкурсант, Алия Варисова, Венера Яруллина, һәм районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев катнашты.
    Фирая Мингалиева
    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: