Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дуслык милләткә аерылмый

Мамадыш районы халкының 1,4 процентын марилар, 1,3 процентын удмуртлар тәшкил итә. Милли азчылык исәпләнсәләр дә, чын мәгънәсендә ут күршеләребез, якын туганнарыбыздай алар. Риваятьләрдә серләр бар Пойкинода бер булуыбызда Келәүш мәктәбендә физика фәнен укытучы Виктор Шахтиннан: "Тирә-юньдә-татар авыллары, сезнең халык монда ничек килеп чыккан соң?"-дип сораган идек. Ул мизгел генә уйланып...

Мамадыш районы халкының 1,4 процентын марилар, 1,3 процентын удмуртлар тәшкил итә. Милли азчылык исәпләнсәләр дә, чын мәгънәсендә ут күршеләребез, якын туганнарыбыздай алар. Риваятьләрдә серләр бар Пойкинода бер булуыбызда Келәүш мәктәбендә физика фәнен укытучы Виктор Шахтиннан: "Тирә-юньдә-татар авыллары, сезнең халык монда ничек килеп чыккан соң?"-дип сораган идек. Ул мизгел генә уйланып торды да: "Монда татарлар ничек килеп чыккан, дип сорарга кирәктер бәлки,"-дип шаяртып җавап биргән иде. Әйе, тарих катламнарын күтәрсәң, гаҗәеп кызык фактларга юлыгасың. Безнең эрага кадәр беренче меңьеллыкта Чулман, Нократ буйларында хәзерге мариларның һәм удмуртларның борынгы бабалары булган фин-угыр кабиләләре яшәгән. Аларның Мамадыш төбәгендә дә гомер кичергәннәрен раслап, Мамадыш, Сикәнәс, Красный Исток шәһәрчекләре урыннары сакланып калган. Ә инде безнең эрага чыккач, халыкларның бөек күчеше вакытларында, төбәгебезгә удмуртлар килеп урнаша. Идел буе Болгар дәүләте оешкач аларның күчеп килгән башка халыклар белән кушылуы, мөселманлашуы башлана. Бу хакта Яңа Очада башлангыч мәктәп мөдире булып эшләгән Юлия Пичугина да сөйләгән иде. Мамадыш районындагы удмуртлар яшәүче хәзерге Пойкино, Түбән һәм Яңа Оча авылларының килеп чыгышы хакында төрле риваятьләр бар. Удмурт Республикасының Кизнер районындагы Удмурт Сарамагы дигән олы, борынгы авыл турында күпләр хәбәрдардыр. 1710нчы елгы ревизия вакытында ул Сарамаг-Пельга исеме белән аталган. Ягъни, аңа Пельга ыруыннан чыккан Сарамаг исемле кеше беренче булып нигез салган. Риваятьләрдән күренгәнчә, Пойкинога нигез салучы Пельга да Нократның уң ягына шул яклардан күчеп утырган. Авылның хәзерге мәдәният йорты урнашкан тауда аның өе була. Ул үзе яши торган ярдан егылып төшеп вафат була. Пойкино исеме дә шушы карттан калган, диләр. Ә авылда яшәүче өлкән яшьтәге татарлар аны һаман Пуйкә дип йөртәләр. Академик Марсель Әхмәтҗанов аны Алтын Урда морзасы Кара бәк нәселенә бәйли. Тау исә бүген дә җирле удмуртлар арасында изге урын буларак дан тота. Ул тирәдәге агачларның корып төшкән ботакларын да мичкә ягарга җыймыйлар. Җирдәге җиләкләрен ашамыйлар. Тау астында изге чишмәләре дә бар. Аның суы төрле авыруларга шифа бирә, диләр. Өлкән яшьтәгеләр ул тирәләргә элек-электән бакыр акчалар калдырып киткәннәр. "Малай чагымда анда уйнап йөргәндә берничә бакыр акча табып алган идем. Кисәк чирләп киттем. Әни ничек кенә дәваламады, кемнәргә генә күрсәтмәде, файдасы булмады. Чалбарымны юганда әлеге акчаларны табып ала. Мин сөйләп бирергә мәҗбүр булдым. Әни аларны урыннарына кире илтеп куярга кушты. Шуннан терелеп кайттым,"-дип сөйләгән иде Виктор Шахтин. Авылда удмуртларның берничә изге урыннары бар. Су буенда төбе-тамыры белән кубарылып ауган, кабыклары коелып, ботаклары сынып беткән юан гына агач кәүсәсенә юлыкканым булды. Аңа чалгы, пәке, игәү, кадак, урак сугылган, тасмалар бәйләнгән иде. Ул да изгеләрдән санала. Түбән Шүләңгер белән Пойкино арасындагы тауда удмуртларның корбан чалу йоласы үткәрелә торган изге урыннары булган, дип тә сөйлиләр. Хәзер инде бу йола сакланмый. Ике күрше-бертуган Бүген Пойкинода удмуртлар да, татарлар да иңгә иң торып, үзара ярдәмләшеп, туганлашып гомер кичерәләр. Удмуртларга тирә-якта үз милләтләре вәкилләре яшәгән авыллар ерак булгач, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклавы кыенрактыр. Районыбыздагы удмурт авыллары Түбән һәм Яңа Очалар алардан егерме чакырымда. Мамадыш районы Удмуртия Республикасына чиктәш булса да, Нократның аргы ягындагы удмурт торак пунктларына ераграк та барасы әле. Илдә башланган демографик торгынлык та читләп узмаган аларны. Моннан ун ел элек кенә Пойкино башлангыч мәктәбендә өч сыйныфта ике дистәдән артык бала укый иде. Быел дүрт сыйныфка сигез укучы килә. Аларның өчесе-татарлар. "Удмурт балаларына ана телләре атнага дүрт сәгать керә,"-ди укытучы Венера Кәлимуллина. Уку әсбаплары белән район мәгариф бүлеге тәэмин итә. Республикабызда соңгы ун елда бу юнәлештә бик күп эшләр башкарыла. Китапханәләргә удмуртча, марича һәм башка телләрдәге матур әдәбият та кайтарыла, газета-журналлар алдырыла. Тәнәфесләрдә, класстан тыш чараларда, балаларның уеннарын оештырганда укытучылар җирле фольклорны киң кулланырга, милли йолаларның асылын аңлатырга, аларны укучыларның үзләре арасында үткәрергә тырышалар. "Шуның белән алар милли традицияләр рухында тәрбияләнеп кенә калмыйлар, милләт тарихыннан да хәбәрдар булып үсәләр,"-ди мәктәп мөдире Ирина Шахтина. Кабат Пойкино балалары укуларын Келәүштәге рус мәктәбендә дәвам итәләр. Бүгенге көндә анда авылдан егермедән артык укучы белем ала. Удмурт кызларының татарга кияүгә чыгуы, татар һәм рус егетләренең әлеге милләт вәкилләренә өйләнүе-биредә гадәти күренеш. Андый гаиләләр ике милләтнең дә йолаларын тотарга тырышалар. Билгеле инде, татарлар Сабан туен яратса, удмуртларның Гырон Быдтоннары бар. Татарча һәм русча бик яхшы сөйләшәләр удмуртлар. Милли йолаларның кайбер элементлары төрле милләтләрдә гаҗәеп дәрәҗәдә кабатлана да. Авылда үскән һәр татар агае язгы чәчү алдыннан бала-чаганың өйдән-өйгә йөреп йомырка җыюын, аларны басуга алып чыгып җиргә тәгәрәтүләрен яхшы белә. Христиан динен тотучылар йомырканы Пасха бәйрәмендә җыя. Удмуртларның Гырон Быдтонында да бар ул йола. Борынгы заманнардан ук килә. Аларда да балалар йомырка җыеп, шушының кадәр олы бөртекләр үссен дигән теләк белән, буразнага тәгәрәткәннәр. Пасха бәйрәмендә егетләр авыл читенә таганнар асканнар һәм кич җиткәч анда чиратлап атынганнар, төрле уеннар уйнаганнар, язга багышланган җырлар башкарганнар. Ә көндезләрен бала-чага өлкәннәрнең уеннарын кабатларга тырышкан. Яшьләр хәзер мәдәният йортына җыела. Элекке заманнарда һәр төркемнең "шудонпол"га-күмәк урынга җыелу урыны булган. Һәм аларда җыр-биюдән тыш та төрле уеннар оештырылган. Нәкъ татарларның "аулак өендәге" кебек. Горурланам, туганым! Пойкинодан чыккан күренекле кешеләр дә шактый. 1917нче елның октябрендә (яңа стиль белән ноябрьдә) Санкт- Петербургның Кышкы сараена тупларыннан залп биргән "Аврора" крейсерында шушы авыл егете Иван Александров та булган. Гомере буе авыл балаларына белем биргән, мәктәп мөдире булып эшләгән Зоя Федорованың улы Евгений Никитин медицина фәннәре докторы, профессор. Ижаудан кунакка кайтканда да авыручы авылдашларына диагнозлар куеп, дәвалау юлларын өйрәтеп китә. Пойкинода туып-үскән легендар тренер Зиннәт Ракеев чаңгы буенча берничә дистә СССР һәм Россия спорт остасы тәрбияли. Илдус Вәлиев республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек начальнигы вазыйфаларын башкара. 1989нчы елда авылда "Италмас" фольклор ансамбле оештырылган иде. Аның җитәкчесе-Елена Иванова. Ансамбльгә уннан артык кеше йөри. Алар күп төрле район һәм республика чараларында актив катнашалар. Милли традицияләрне яңартуда һәм яшь буынга җиткерүдә лаеклы өлеш кертәләр. Ансамбльнең репертуары бай. Анда борынгы халык җырлары да, удмурт халык биюләре дә, такмаклары да, хәзерге заман лирик җырлары да кергән. Татар һәм рус җырларын да яратып башкаралар. Халык телендә удмуртларны "ар"лар дип йөртәләр. "Ар"-чын кеше дигәнне аңлата икән. ("Татар" сүзендә дә бар "ар" кушымчасы.) Чынлап та чын кеше икәнлекләрен күрсәтеп яшиләр районыбыздагы удмуртлар. Терлекчелектә дә, механизаторлар арасында да алдынгылар алар. "Тәкәнеш" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсендә дә, "Нократ" агрофирмасының "Вятка" бүлекчәсендә төп эшче көчләрне тәшкил итәләр. Пойкиноның данлыклы комбайнчылары Шахтиннар райондашларыбызга яхшы таныш.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев