Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Догалы бәйрәм

Бөтендөнья мөселманнары әле күптән түгел генә үзләренең иң бөек вә әһәмиятле бәйрәмнәрен - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Аның дәвамы булып Корбан ашлары гөрли. Сишәмбе көнне шәһәрдәшләребез өчен гомуми бәйрәм ашы 2нче санлы лицейда зурлап уздырылды. Әлеге чарада районыбызның дин әһелләре үтемле вәгазьләр сөйләделәр. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов төбәгебездә яшь буынны...

Бөтендөнья мөселманнары әле күптән түгел генә үзләренең иң бөек вә әһәмиятле бәйрәмнәрен - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Аның дәвамы булып Корбан ашлары гөрли. Сишәмбе көнне шәһәрдәшләребез өчен гомуми бәйрәм ашы 2нче санлы лицейда зурлап уздырылды.

Әлеге чарада районыбызның дин әһелләре үтемле вәгазьләр сөйләделәр. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов төбәгебездә яшь буынны тәрбияләү өчен хакимият тарафыннан башкарылган чаралар белән белем бирү учреждениесенең актлар залына җыелган 200дән артык кешене таныштырды. "Без шәһәребездәге һәм авылларыбыздагы мәчетләрнең, мәдрәсәнең, аларда эшләүче дин әһелләренең үсеп килүче буынга дини тәрбия бирүе, төрле катлам вәкилләрен дин сабакларына өйрәтүләре белән горурлана алабыз," - диде ул.

Рәсимә абыстай белән "Ак калфак" татар-милли хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова адәм баласы бәхете турында әңгәмә кордылар.. Шунысы сөенечле, бәйрәмгә әби-бабалары белән балалар да килгән иде. Алар өлкәннәр белән берлектә икенде һәм ахшам намазларына бастылар. Алмаз исемле бер малай "Намаз" исемле шигырьне сәнгатьле укып, бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде. Кичәне алып барган җырчы Марат Локманов та хисләрен үзе иҗат иткән шигъри тәлгәшләре аша белдерде. Лицей коллективы да чарадан читтә калмады. Бәйрәм табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев