Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Дөньяга иҗади күзлектән карыйбыз“

Көмешкүл урта гомумбелем бирү мәктәбе озак еллар яшь хәбәрчеләре белән дан тота. "Яшь иҗатчылар" түгәрәге әгъзалары район, республика мәгълүмат чаралары белән тыгыз бәйләнештә торалар, сәхнәдә концерт-спектакльләрне еш куялар, халкыбызның гореф-гадәтләрен, фольклорын туплау белән дә шөгыльләнәләр икән. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Саматова үзе дә - безнең актив хәбәрчебез. Күптән...

Көмешкүл урта гомумбелем бирү мәктәбе озак еллар яшь хәбәрчеләре белән дан тота. "Яшь иҗатчылар" түгәрәге әгъзалары район, республика мәгълүмат чаралары белән тыгыз бәйләнештә торалар, сәхнәдә концерт-спектакльләрне еш куялар, халкыбызның гореф-гадәтләрен, фольклорын туплау белән дә шөгыльләнәләр икән. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Саматова үзе дә - безнең актив хәбәрчебез. Күптән түгел остаз, бер төркем укучыларын ияртеп, редакциябезгә кунакка килеп керде, балалар безнең кабинетларга сәяхәт кылдылар, эш процессын җентекләп күзәттеләр, музейдагы экспонатларны кызыксынып карадылар. Аларның яңа гына табадан төшкән язмаларын газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
Буылган буа
Көмешкүл авылының югары очындагы буа күпләрне үзенә җәлеп итә. Тирә-як табигатебезгә искиткеч ямь биреп тора ул. Җәй буе биредән балыкчылар, су коенучылар өзелми. Тирә-як авыллардан гына түгел, хәтта күрше Киров өлкәсе Нократ Аланы, Кукмара якларыннан да киләләр бирегә.
Буа 1990нчы еллар тирәсендә ясалган. Аны чәчүлек җирләрне сугару максатыннан эшләгәннәр. Кайчандыр әйләнә-тирәдәге басуларга "яңгыр яудырган" ул. Әйе, буа төзетүчеләрнең ниятләре изге булган. Әмма җитәкче абыйлар янәшәдә генә иске зират барлыгы турында әллә уйламаганнар, әллә күңел күзләре күрмәгән. Нәтиҗәдә авылдашларыбыз, әби-бабайларыбыз яткан изге урын су эчендә калган. Су ярны ашап, кайчандыр җирләнгән мәетләрнең сөякләре килеп чыга. Элегрәк, әле буа ясалганчы, мондый сөякләрне авылдашлар барып күмеп кайта торган булганнар, ләкин каберләр су астында калгач, бу мөмкин булмый. Әлеге буада ике кеше батып үлгән инде. Кем белә, бәлки мәрхүмнәрнең җаннары рәнҗегәнгә шундый фаҗига булгандыр.
Ә быел бу буага яңадан ремонт ясалды. аны агыздылар, чистарттылар, ярларына ташлар җәйделәр. анда җәй буе төзелеш эшләре барды. Зират урнашкан җирне су кермәслек итеп буап куйдылар. Бу, әлбәттә, бик яхшы гамәл. Тик күңелдә тагын төер. Зиратка илтүче тирән ерымда пычрак су калды. Яңа буа суы белән анысыныкын чагыштырсаң, искитмәле хәл. Аерылып калган су болганчык, аннан ис килә. Нигә инде ул ерымдагы суны да агызмадылар икән? "Үзе сеңеп бетәр әле",- дигән фикер белән бүленеп калган су, мичкәдәге бер кашык дегет кебек, куелган хезмәтне буяп тора, минемчә. Зират судан арынмады, шунысы борчый мине.
Үзебез кылган эшләргә,
Гамәлләргә оялып.
Иске зират тирәсендә
Торам уйлар уйланып.
Әрем исе керә күзгә,
Җаннарны ачыттыра.
Ачыттыра да яңарта
Хәтернең яраларын.
Ята бит шушы зиратта
Минем дә бабайларым.
Айгөл Фатыйхова.
Авыллар ник бетә
Менә кышкы каникуллар да сизелмичә генә үтеп китте. Яңа көч, яңа дәрт белән өченче-иң озын чирекне башладык. Әйе, каникуллар - бик күңелле вакыт. Туйганчы йокларга, рәхәтләнеп уйнарга була. Ләкин без, хәзерге балалар, уйный белмибез бугай. Элекке авылны бала-чага тавышыннан шаулап-гөрләп торган, тау битләре чуп-чуар булган диләр, хәзер исә, бер эз дә күрмәссең. Дөрес, балалар саны да бик аз инде авылларда. Моңа минем күңелем бик тә әрни. Нинди матур табигать кочагында утыра бит минем авылым! Һөнәрчеләр авылы булган бит ул. Хезмәт сөючән, тырыш авылдашларым кап сукканнар, йорт саен диярлек балта осталары яшәгән. Алар күрше-тирә авылларда гына түгел, хәтта Киров өлкәсенә чыгып та, төзү эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Үзебезнең авыл да бик төзек, матур булган. Ниләр булды сиңа, авылым? Булдыклы, уңган егет-кызларың да, үсеп җиткәч, шәһәр ягына чыгып китү ягын карый. Әйе, авылларыбыз бетә, таркала бара. Эчүчелек дигән яман чир аның тагын да бетүенә этәрә. Авылыбызда эшләмичә эчеп йөрүчеләр бик күп. Алар үзләренең гаиләләре турында да уйламыйлар, балаларының нинди хәлдә яшәүләре дә кызыксындырмый. "Эчкән кеше-беткән кеше" ди халык. Әниләренең пенсия акчасын талап алып, аракыга тотучылар бар. Нишләп аларга бернинди чара да күрелми икән? Ничек ана каргышыннан курыкмый алар? Авыл эчтән таркала бара. Халкы елдан ел кими, туучылар саны да күп түгел. Бездә хәтта мулла да юк. Аш үткәрәсе, исем куштырасы, кемнедер соңгы юлга озатасы булса, башка авылдан мулла эзләргә кирәк. Шушы изге эшкә алынучы авылдашларыбыз юк. Эх, кайтарасы иде авылларга элеккеге җанлылыкны! Йорт саен балалар тавышы ишетелсен, авылны ташлап киткәннәр дә кире кайтсын иде. Амин, шулай булса иде.
Алия Әбүбәкерова. Зур Өске авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев