Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дефицитсыз ел килә

Муниципаль район Советы утырышларында карала торган мәсьәләләрне монысы - кечкенәрәк, тегесе мөһимрәк, дип бүлеп булмаса да, чираттагы егерме җиденче утырышның беренче көн тәртибендә тикшерелгәнен бөтен бюджет оешмалары өчен хәл иткеч дип атарга мөмкин. 2014нче елга һәм 2015 һәм 2016нчы елларга районыбыз бюджеты кабул ителде анда. Алдагы елда ул дефицитсыз булачак....

Муниципаль район Советы утырышларында карала торган мәсьәләләрне монысы - кечкенәрәк, тегесе мөһимрәк, дип бүлеп булмаса да, чираттагы егерме җиденче утырышның беренче көн тәртибендә тикшерелгәнен бөтен бюджет оешмалары өчен хәл иткеч дип атарга мөмкин.
2014нче елга һәм 2015 һәм 2016нчы елларга районыбыз бюджеты кабул ителде анда. Алдагы елда ул дефицитсыз булачак. Район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов сөйләшүгә йомгак ясаганда Мамадышта, Соколкада, Берсут төбәгендә, башка авылларда җир участокларын сату, арендага бирү юллары белән керемнәрне тагын да артыру мөмкинлекләрен дә күрсәтеп узды, чыгымнарны киметү юнәлешләрен дә искәртте.
Юллардагы иминлек мәсьәләсе дә һәркайсыбызның йөрәге аша уза. Быелның унбер аенда районыбыз территориясендә 84 юл-транспорт очрагы булган, аларда 16 кеше һәлак булган һәм 131 кеше тән җәрәхәтләре алган. Болар 2011 һәм 2012нче еллардагыдан кимрәк булса да, һәр сан артында кеше язмышлары. Транспорт чаралары саны елдан-ел арта бару да юл хәрәкәте иминлегенә игътибарны көчәйтергә кирәклеген искәртә, диде утырышның көн тәртибендәге икенче мәсьәлә-районыбызда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү максатчан программасын тормышка ашыру турында чыгыш ясаган юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Самат Мөхәммәтҗанов. Райондагы транспорт чаралары соңгы тугыз елда ике тапкыр артып, 11 мең данәгә җиткән. Бу-һәр дүртенче кешегә бер машина туры килә, дигән сүз.
-Аварияләргә китергән төп ике сәбәп: каршы як полосага чыгу һәм тизлекне арттыру. Моны бөтенебезгә истән чыгармаска кирәк,-диде районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов.
Быел спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган ике йөздән, правосыз автомашина белән идарә иткән йөздән артык кеше туктатылган. Алар да юлларда авария куркынычы тудыручылар.
Мәгариф учреждениеләрендә баларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча Юл хәрәкәте иминлеге буенча фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Мамадыш филиалы да зур эшләр башкара. Унөч мәктәпне һәм ун балалар бакчасын автокласслар белән тәэмин иткәннәр инде алар. Велосипедлар, махсус стендлар кайтарып торалар. Филиал начальнигы Лилия Никифорова күз яшьләре аша утырышта катнашучыларга: "Бер кайчан да кагыйдәләрне бозмагыз. Әйдәгез, балаларыбызның гомерләрен саклыйк,"-дип мөрәҗәгать итте.
-Утыз еллык стажлы водитель һәм автотранспорт предприятиесе начальнигы буларак шуны әйтәм-йөртү культурасыннан башларга кирәк. Башкаларны хөрмәт итик, кирәк чакта юл бирик, юлда бөтен кеше дә тигез булырга тиеш. Минеке-"иномарка", аныкы пүчтәк кенә, дип карамыйк,-диде фикер алышуларда катнашкан Фәрит Сибгатуллин. Киләсе елга да юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгын күтәрү буенча максатчан программа кабул ителде.
Утырышта районыбызның террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча 2012-2014нче елларга максатчан программасының үтәлеше дә тикшерелде. Район башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе Муса Хуҗаҗанов халыкның иминлеген тәэмин итү буенча предпритиеләрдә һәм учреждениеләрдә алып барыла торган эшләр турында сөйләде.
-Бу - бик актуаль мәсьәлә. Көлке куа килә, дигәнне онытмыйк. Бәла килгәч соң булачак, - диде районыбыз җитәкчесе. "Су хуҗалыгы", "Нефтьпродуктлары", спиртзавод, сыр-май комбинаты кебек предприятиеләрдә саклык чаралары даими игътибар үзәгендә булырга тиешлеген дә искәртте ул. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова белән, Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы Азат Мозаффаров чыгышларында төрле дини агымнар, районыбыздагы милли дуслыкны саклауның мөһимлеге, төрле бәйрәмнәрне бергәләп үткәрүнең тәрбияви роле югары булуы яктыртылды.
Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев