Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәваларгамы, җәзаларгамы?

Тату, матур яшәгән гаиләләр-илебез өчен дә, кешелек өчен дә, барыбыз өчен дә уңай күренеш. Андый гаилә әгъзаларының үзләре өчен дә олы бәхет. Кызганычка каршы, төрле гаиләләр очрый шул. Закон ныклап урнашып җитмәгән елларда безнең авылда бик авыр, куркыныч хәл булуы турында телдән-телгә сөйләнеп килгән хәбәр бар. Мәлик белән Вәсмикамал дигән...

Тату, матур яшәгән гаиләләр-илебез өчен дә, кешелек өчен дә, барыбыз өчен дә уңай күренеш. Андый гаилә әгъзаларының үзләре өчен дә олы бәхет. Кызганычка каршы, төрле гаиләләр очрый шул.

Закон ныклап урнашып җитмәгән елларда безнең авылда бик авыр, куркыныч хәл булуы турында телдән-телгә сөйләнеп килгән хәбәр бар. Мәлик белән Вәсмикамал дигән кешеләр үзара тавышланып яшиләр. Беркөн Мәлик, эш белән Кукмарага юл тотканда, хатыны белән каты орышып чыгып китә. Кызган, ачуы кузгалган хатыны, иреннән үч алырга теләп, аты, малы югалган бер-ике кешегә барып, каракның ире булырга мөмкинлеге турында хәбәр итә. Ачулары кузгалган ул кешеләр Мәликне Кукмарадан кайтканын авыл башында сагалап торалар да, авылның каравыл өенә алып кайтып, җәзалап үтерәләр. Берничә көннән Вәсмикамалның киндерә белән буып үтерелгән гәүдәсе күршенең мунча өйалды идән астыннан табалар. Абыйсын гөнаһсызга үтерткән өчен Мәликнең сеңлесе үч алган булып чыга. Тавыш сәбәбе нәрсәдә соң. Урлап ит ашаткан өчен, хатыны иренә явызланмагандыр бит инде. Ат бурлары бер дә янәшә тирәдән, бигрәк тә үз авылларыннан урламаганнар. Мондый бурлык, олы бурлыкка саналган.

Гаиләнең иң явыз дошманы-көнләшү чире. Бу гаиләгә шул авыру кермәгән иде микән дигән фикер яши. Көнләшү чиренең бер дә үлчәве юк бит. Олы яшьтәге Әхәт белән булган хәлләр дә сүзләремә ачыклык бирер. Әхәтләр каршысында шофер булып гомер иткән кеше авырып ята. Кайчак капка төбенә чыгып утыра торган була. Бергә эшләгән бензовоз шоферы аңа машинасы белән үткәндә сигнал биргәли. Кем уйлар ул сигнал өчен Әхәт үзенең хатынын борчыр дип. Бервакыт Әхәт, хатынының туганнары кунакка хәл белергә килгәч, аларны ияртеп бензовоз шоферының өенә алып барып: "Менә апагызның йөргән кешесе!"-ди. Тегесе нәрсә дияргә мөмкин: "Әхәт абый, мин сиңа суксам, үтерермен дип куркам, ә сез дус кешеләр бу авыру сүзе белән йөрмәгез!"- дип, ишеген ачып чыгарып җибәрә. Илдуска да шактый борчу китерә Әхәт. "Берчак син минем хатынны шәһәргә машинаңа утыртып алып баргансың,"-дип, бик агрессив бәйләнә. Хатынын җәлләп, балалары үзләрендә яшәтеп тә карадылар. Бу олы яшьтәге ананың ниләр кичергәнен күз алдына китерү авыр түгел. Тагын кемгә нинди бәла-борчу китергәндер, барысы да мәгълүм түгел. Ә ул борчуларга чик кую турында мөрәҗәгать итәр, ярдәм сорар урын юк бит авылда. Элегрәк авыл советы аппараты, колхоз идарәсе, партия оешмасы, иптәшләр суды кебек җирләр бар иде. Бүген җирле совет андыйга кысылмый. Әхәт кебек кешеләрне дәваларгамы, җәзаларгамы? Шул турыда уйлап борчылам. Гаилә әгъзалары ир дә, хатын да товар түгел бит. Алар икесе дә-кешеләр, шәхесләр. Һәр шәхес закон белән саклана. Законны файдаланырга урыннар эзләп тапканчы, олырак бәхетсезлек булмаса ярый да...

Вахит Галиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев